17 декабря 2015
Татарстан галиме Костанай университетында

Казакъның Чокан Вэлиханов (1835—1865), Ибрай Алтынсарин (1841—1889), Әхмәт Байтурсынов (1873—1938), Беимет Майлин (1894—1938), Миржакып Дулатов (1885—1935), Мөхэммэдҗан Сералин (1872—1929) һәм кайбер башка күренекле затларын биргән Костанай (Кустанай) яклары (элеккеге Тургай өлкәсе дә) татарлар өчен дә үз һәм якын төбәк. Чиләбе, Троицк калаларыннан ерак булмаган бу тарафларга безнең әби-бабаларыбыз сәүдә, уку-укыту, имамлык..., соңрак чирәм җирләрне күтәрү һәм башка эшләр белән килеп торган. Аларның бер өлеше бу якларда төпләнеп тә калган. Бу төбәктә хәзер 18 меңгә якын милләттәшебез яши. Октябрьгә кадәр биредә яшәгән атаклы Яушевларның зур йортлары бүген дә Костанайны нурландырып тора. Анда бер гасырлык тарихы булган, гаҗәеп бай өлкә музее һәм Казакъстан халыклары Ассамблеясының җирле филиалы урнашкан. Элек бу шәһәрдә татар мәктәп-мәдрәсәләре дә булган.

Костанай өлкәсендә 800 меңнән артык халык яши. Шуларның 35,2 проценты казакъ, 41,1 е — урыс, 11,8 е — украин, 2,2 е — белорус, 3,3 е — немец, 1,9 проценты татар... Күрәсез: урыс телле халыклар зур урынны алып тора һәм шуңа нисбәтән әле хәзер гамәлдә, үзара аралашуда күбрәк урыс теле кулланыла.

Тобол елгасы буенда урнашкан өлкә башкаласы Костанай — шактый матур, яшеллекле, тарихи истәлекләргә бай кала. Гәрчә зур булмаса да (200 меңләп халык яши), анда казакъ һәм урыс театрлары, күпләгән мәдәни учаклар, дистәләгән югары һәм урта махсус уку йортлары бар. Болар арасында күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Байтурсынов исемен йөрткән (аны илбашы Н. Назарбаев «Милләт Укытучысы» дип атаган) дәүләт Университеты төп урынны алып тора. 75 елдан артык тарихы булган бу вуз (хәзер анда 4,5 мең студент белем ала) күп төрле белгечлекләр буенча кадрлар әзерләүнең һәм фәнни-тикшеренү эшләренең ил күләмендәге мөһим үзәкләрнең берсе. 2015 елның 6—13 декабрендә, Университет җитәкчелеге (проректор А. А. Абсадыков) чакыруы буенча, биредә әдәбиятчы галим, тюрколог, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов гуманитар факультет студентларына, магистрларына, мөгаллимнәренә «Шәрык—Гареб әдәбиятлары контекстында төрки сүз сәнгате» дип исемләнгән махсус курс буенча лекцияләр укыды, семинар-консультацияләр уздырды, татар әдәбияты, Тукай, әдәби бәйләнешләр хакында сөйләде, төрле чараларда катнашты; студент-журналистлар тарафыннан Казакъстанның бәйсезлек көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясады, җирле матбугатка һәм телевидениегә интервью бирде.

Шулай ук X. Миңнегулов «Дуслык» дип исемләнгән Костанай татар-башкорт этно-мәдәни үзәге (җитәкчесе Ринат әфәнде Биктемиров) активистлары белән очрашты, аларга туган тел, әдәбият, мәдәният мәсьәләләре, казакъ-татар бәйләнешләре, Казан, Татарстан, Тукай хакында сөйләде.

Казан профессорының Костанайда булуы җирле матбугатта һәм электрон чараларда да чагылыш тапты.