11 декабря 2015
"Мизгел"ле студент еллары

2015 елның 10 декабрендә “Сәхнә+” Яшь тәнкыйтьчеләр мәктәбенең чираттагы утырышы булып, катнашучылар Институтның “Мизгел” театры тарафыннан куелган “Соң шул инде...” спектакле турында фикер алыштылар. Очрашуда театрның режиссеры Марсель абый Җаббаров һәм спектакльдә баш рольне башкарган Эльвина Нәҗипова катнашып, чыгыш ясадылар. Түбәндә С.Гыйләҗеваның спектакль турындагы фикерләрен тәкъдим итәбез.

“Мизгел”ле студент еллары

«Гыйшык уты бары тик яшь йөрәкне генә

җирсетә дип кайсы китапта язылган?»

(А.Гыйләҗев. “Җомга көн, кич белән”)

2015 елның 3 декабрь көнне КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияты бүлеге каршында эшләп килүче “Мизгел” яшьләр театрының чираттагы премьерасы булып узды. Театрның режиссеры, РФ атказанган, ТР халык артисты Марсель Җаббар тамашачыны Мостай Кәримнең “Ике хат” хикәясе буенча куелган “Соң иде шул...” спектакле белән шатландырды. Тамашачы бу спектакльне аеруча зур түземсезлек белән көтте дисәм хата булмас, чөнки аның афишасы ук игътибарны җәлеп итеп торды. “Мизгел” яшьләр театры эзләнүләр юлында. Без караган әлеге спектакль дә театр һәм кино сәнгатенең синтезы рәвешендә иде. Бу шактый отышлы ысул, чөнки XXI гасыр тамашачысына, бердән, экраннан фильм карау бик якын булса, икенчедән, геройларның үткәннәрне исенә төшерүен сәхнәдән башка төрле итеп күрсәтеп тә булмыйдыр.

Спектакль башланыр алдыннан режиссер әлеге спектакльне кую идеясе каян барлыкка килгәнен, бу вакыйгаларның чынлыкта да булганлыгы хакында сөйләп үтте. Һәр кешенең тарихы булган кебек, һәр әдәби әсәрнең, спектакльнең дә үз тарихы була. Әмма бу тарих күпчелек очракта гади укучыга, тамашачыга билгесез булып кала. Безгә “Соң иде шул...” спектакленең барлыкка килүен сөйләп, фикерләре белән уртаклашканы өчен Марсель абыйга зур рәхмәт!

Спектакльдә бары тик 4 кенә кеше катнаша, әмма аның тәэсире моңа карап кына кимеми. Актерлар үзләренең рольләренә тирән кереп, авторның һәм режиссерның әйтергә теләгән фикерен тамашачыга җиткерә алдылар. Төп рольләр генә түгел, эпизодик рольләр дә тамашачы хәтерендә калды: Айгөл Гәләветдинова һәм Назлыгөл Минһаҗевалар башкарган рольләр спектакльнең төп идеясен әйтерсең лә ике капма-каршы якка ачып салдылар: бер төркем әлеге вакыйгаларга шәфкать туташы кебек тәнкыйди карашта булса, икенчеләр, аңлап, ярдәм кулы сузарга әзер. Берәүләр ярдәм итүнең кыяфәтен тудырса, икенчеләр чын-чынлап һәм эчкерсез рәвештә бу миссияне башкара.

Нияз Вәлиуллин (Капитан) һәм Эльвина Нәҗипова (Таңсылу) геройларының эчке тетрәнүләрен үз-үзләрен тотышлары, мимикалары, сөйләшүләре белән тулысынча ача алдылар. Күкрәк тулы яшәү бәхете булган яшьлегеңнең иң матур мизгелләрен кичергән чакта, үлем һәм бетү хакында уйлану мөмкин түгел! Ә артистларыбыз, үзләре япь-яшь булуга карамастан, гомерләренең ахыр ноктасына җитеп баручы ир белән ханым роленә тулаем керә алдылар. Бу бит зур осталык сорый! Капитанның да, Таңсылуның да хәрәкәтләре, сөйләшүләре басынкы, сабыр. Алар үзләренең язмышларына инде буйсынган, һәм берни дә эшли алмауларына төшенгән килеш яшиләр. Ә бит яшәп калырга ашыгырга кирәк! Яратырга, яратылырга! Адәм баласы бит дөньяга шуның өчен туа. Чын мәхәббәт дигәне бит һәркемгә дә унсигездә, бары тик язгы чәчәкләр аткан вакытта гына килергә тиеш димәгән. Ул әнә шулай гомернең көзе җиткәндә дә күңел тәрәзәңә чиртергә мөмкин.

Декорацияләр гади генә, әмма сәхнәдә бик урынлы иде. Аннан, артык чуар бизәлеш белән сәхнәне тутыру кирәк тә түгелдер. Гадилектә осталык. Режиссерның һәрдаим детальләргә игътибарлы булуы да шатландыра, чөнки һәр декорациянең һәм детальнең үзгә бер символик эчтәлеге бар. Тамашачы беренче чиратта ачык тәрәзәләргә игътибар иткәндер. Геройларның күңелләре дә ачык. Таңсылуның тәрәз төбендәге кызыл чәчәкләр символик укылышта – яшәргә омтылу билгесе. Ул Капитанга да кызыл магнолия чәчәкләре тотып килә – әйтерсең лә аңа яшәү бүләк итә. “Син яшә! Мәңге яшә!” – дип әйтә кебек. Символик укылышта кызыл төс – мөселманнарда илаһи, магик көчкә һәм “зур яшәү көченә” ия булган төс. Магнолия чәчәге – үткән мәхәббәт һәм эчкерсезлек символы, ә фэн-шуй укуларында магнолия чәчәге хатын-кыз матурлыгы һәм назлылыгы символы булып тора. Таңсылу белән Капитан арасында кабынган мәхәббәт тә эчкерсез, әфләтүн мәхәббәте. Ул барлык төр яратудан да өстен, чөнки үзеңнең ярату объектыңа яхшылык теләүдән гыйбарәт. Капитан да, Таңсылу да бер-берсенең озак яшәвен тели. Нәтиҗәдә Таңсылуның соңгы хатыннан аңлашылганча, әлеге ярату хисе аның гомерен 3 айга арттырган, ә Капитан терелгән.

Таңсылуның соңгы теләкләренең берсе – тозлы алма ашыйсы килү. Алма – дини-мифологик укылышта гөнаһ символы булып тора (Адәм һәм Һавага бәйле). Капитан белән Таңсылу да, бер караганда, гөнаһ кылалар, чөнки алар икесе дә гаиләле, балалары да бар. Славян мифологиясендә егеттән алма кабул итү – аңа кияүгә чыгарга ризалык бирү дип саналса, Аурупа мифологиясендә – сәламәтлек, озак яшәү билгесе. Дөнья әдәбиятында алма мәңгелек яшьлек мәгънәсендә калыплаша. Капитанның Таңсылуга тозланган алма табып бирүе – аңа яшәү бүләк итү теләге кебек аңлашыла. Актерлар бу күренешләрне уйнаганда сүз һәм хәрәкәтләренә аеруча зур игътибар бирделәр.

Таңсылу да, Капитан да шифаханәдән үзләренең туган якларына поездда кайталар. Поезд юлы – тормыш символы, ә поезд үзе – тормыш хәрәкәте. Таңсылу үз станциясенә килеп җиткәч, поезддан төшеп кала. Тамашачы сизә: аның тормышы да тиздән хәрәкәтләнүдән туктаячак. Бу киеренке күренешне Эльвина Нәҗипова бик оста итеп иҗат итә алды. Бу бит мәхәббәт белән генә түгел, ә тормыш белән дә хушлашу иде.

Бу драманы сәхнә түренә алып менгән режиссер Марсель Җаббаровка, актерлар труппасына зур рәхмәтләремне белдерәм!

Источник информации: Светлана Гыйләҗева, 1 курс магистры