11 декабря 2015
"Акыл фабрикасы" нәтиҗәләре

3-6 нчы декабрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанның Милли мәдәни үзәгендә “Акыл фабрикасы" проекты уздырды.

"Акыл фабрикасы" Белем бирү һәм проектлар мәктәбе  башка регионнардан, чит илләрдән килгән сәләтле, актив татар яшьләре, оешма җитәкчеләре өчен интенсив мәктәп рәвешендә оештырылган иде. 
Быел бу проект беренче тапкыр узды. "Акыл фабрикасы"н иң төп үзенчәләге - лекцияләрне ике дәүләт телендә алып барылуы. Спикерлар белән катнашучылар арасында гадәти кызыксыну гына түгел иде, хәтта ачык, кызу дискуссияләрдә туды.
Проектның форматына килгәндә, катнашучыларның саны чикләнгән. Спикерлар кыска гына вакыт эчендә проектларының үзенчәлекләре турында сөйләргә дә, яшьләргә файдалы киңәшләр бирергә дә тырыштылар. Катнашучылар арасында Татарстаннан гына түгел, Россиянең тагын 16 төбәгеннән һәм 4 чит илдән килүчеләр дә бар иде. Модераторлар ролен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов башкарды. Проект вакытында, туган сорауларның һәрберсенә, лекторлардан тыш, алар да җавап бирде.
Татар яшьләренең тарихи үзаңы һәм милләт киләчәге турында тарихи фәннәр докторы, академик Дамир Исхаков һәм тарихи фәннәр кандидаты Искәндәр Измайлов сөйләде.
Хәзерге җәмгыятьтә туризм регион һәм авыл җирлекләре үсешендә мөһим юнәлешкә әйләнеп бара. Яңа маршрут һәм экскурсияләр барлыкка килә, тукталу урыннары күбәя. Шуңа бәйле рәвештә, “Бибарс” проекты директоры Фәридә Бибарс һәм “Чәк-Чәк” музееның креатив директоры Раушания Сөләйманова үзләренең эшчәнлеге турын җентекләп сөйләделәр.
Соңгы вакытларда шәһәр мохитенә велоинфраструктура үсеше һәм велотранспортны популярлаштыру кереп бара. Бу гади булмаган комплекслы мәсьәлә күпләрне үзенә җәлеп итә. Әлеге проект буенча булган сорауларга Фәрит Әхмәтов җавап бирде .

Быел масштаблы фестиваль статусын алган Печән базары - ХХ гасыр атмосферасын тудыручы ярминкә. Онытылган милли киемнәрне, борынгы әсәрләрне заманчага үзгәртү-яраклаштыру һәм яшьләрдә шушы чорга карата кызыксыну уяту турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин һәм "Мәгариф" журналының бүлек мөхәрирре Эльза Набиуллина сөйләде.
Бүгенге көндә татар кухнясын популярлаштыру һәм яңадан торгызу эшләре бара. Узган җәйдә Казанда беренче татар милли ашамлыклар челтәре "Түбәтәй" ачылды. Бу хакта аның директоры Солтан Сафин чыгыш ясады.
Татар дизайны - милли сәнгатьтә яңа юнәлеш. “Айдентика” дигән заманча төшенчә дә татар дизайны белән турыдан-туры бәйләнгән. Тарихи тәҗрибәне һәм мәдәни кыйммәтләрне дөрес куллану бүгенге көн мәсьәләләрен чишәргә булыша. “Мардизайн” студиясенең җитәкчеләре Айдар һәм Ләйсән Мәрдәншиннар яшьләргә милли татар орнаментларын киемнәрдә, көнкүрештә ничек дөрес кулланырга икәнен аңлаттылар.
Арт-резиденция төзү өчен нәрсәләр кирәк? Табигый-иҗади кластерлар ничек эшли? Рейтинг-кэмплар рейтингка тәэсир итәләрме? Партизанинг һәм ачык иҗади остаханәләр - рәссам һәм тамашачы арасында аерма бармы? Рейтинг-кэмплар материал сыйфатына тәэсир итәләрме? Шул юнәлештә туган сорауларга "КЗН.Собака.ру" баш мөхәрирре, җәмәгать эшлеклесе, журналист Рәдиф Кашапов җавабын әйтеп кенә калмады, үзенең тәҗрибәсеннән киңәшләр дә бирде. 
Социаль челтәрләрдә идеяләрне һәм милли проектларны алга сөрү, һәрбер социаль челтәрнең үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен күзаллау, түләүле һәм түләүсез алга этәрүче техник инструметлар һәм алгоритмнар белән танышу, фикер лидерлары белән эшчәнлек, актуаль булган этик моментларны алга сөрү технологиясенең гамәлен журналист, интернет-маркетолог  Алсу Исмәгыйлева аңлатты.
Татарстан Республикасы - туризм үзәге. Туризм индустриясенең һәм кунакчыллыкның үсеше, перспектив базарларда туристик продукцияне алга чыгару һәм Татарстан Республикасы территориясендәге туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүләре турында ТР Туризм үсү үзәге директоры Саргина Оксана сөйләде.
Автомаршрут - Татарстанда автосәяхәтчеләр өчен төзелгән беренче маршрут. Маршрутның уникальлеген һәм оригинальлеген  МОО "Лига караванеров" рәисе Андрей Горностаев уртаклашты.

Безнең катнашучылар, әзер лекцияләр генә тыңлап калмыйча, үзләре дә проект төзеп карадылар. Алар, географик территорияләр буенча 7 төркемгә бүленеп, карталарда Россия буенча сәяхәткә кузгалдылар. Һәр командага “Тарих һәм Туризм” дигән темага уникаль маршрут төзергә кирәк иде. Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, һәр команда да проектлар төзүгә бик җидти карады. Һәрберсе креатив, кабатланмас идеялар тудырып, үзләренең милли җанлы икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Шулай да, Татарстан вәкилләреннән булган “Каймак” командасының “Чыңгызхан эзләре буенча”, дип аталган маршруты иң уңышлылардан дип табылды. Төрле кызыклы һәм кирәкле темаларга, яңа танышуларга, яңадан-яңа эмоцияләргә бай булган 3 көн сизелмичә үтеп тә китте. Монда туган идеяләр сүздә генә калмас, ә чын татарча гамәлгә әйләнер дигән теләк һәм өмет белән “Акыл фабрикасы” тәмамланды.

Источник информации: Лилия Туктарова