08 декабря 2015
Татар матбугатына 110 ел!

2-нче декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли музее бинасында татар матбугатының 110 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Татар матбугаты кызыклы һәм мавыктыргыч тарихка ия. Беренче булып 1905-нче елның 2-нче сентябрьендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Нур» газетасы дөнья күрә. Ул Гатаулла Баязитов инициативасы белән чыга һәм 1914-нче елга кадәр басыла торган була. Шулай ук кичә барышында, уникаль экспонатлар тәкъдим ителде – Лобачевский исемендәге китапханә җыентыгыннан «Нур» һәм «Казан мөхбире» газеталары, РТ Милли музее фондыннан газет-журналлар.

Килгән кунакларны татар матбугатының тарыхы белән ачыграк итеп татар журналистикасың кафедра мөдире, профессор В.З. Гарифуллин, Лобачевский исемендәге интернат-мәктәбе укутучысы Ф.М. Мухаметшин һәм РТ Милли музее хезмәткәре Р.А. Абзалина таныштырып китте. Ә инде әдәби-музыкаль программаны театр эстрадасы, кафедра студентлары тәкъдим иттеләр.

Источник информации: Миннехуҗин Инсаф