07 декабря 2015
Чүпрәле районында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды

2015 елның 4 нче декабрь көнендә Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының бер төркем галимнәре Чүпрәле район үзәгендә "Чүпрәле муниципаль районы: табигате, тарихы, икъдисады һәм мәдәнияте" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә булып кайттылар.

Татарстан Республикасы районнарында туган төбәккә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Татарстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Чүпрәле районы да әлеге күркәм чараны дәвам итеп, районның тарихына, табигатенә, икъдисадына һәм мәдәниятенә кагылышлы материалларны, шушы төбәктән чыккан данлыклы шәхесләрне барлады.

Конференцияне тантаналы рәвештә ачу вакытында катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасыры А.Ф.Җәлалов, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ә.С.Гобәйдуллин, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, Татар энциклопедиясенең җаваплы редакторы, тарих фәннәре кандидаты Г.С.Сабирҗанов, Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең биологик һәм неорганик химия кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор А.М. Алимов, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты директоры, Чуваш Республикасы Дәүләт советы депутаты Ю.Н.Исаев, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының инженерлар әзерләү факультеты деканы, югары математика кафедрасы мөдире, ТР татар мәгарифе һәм мәдәнияте хезмәткәрләренең "Мәгариф" ассоциациясе Президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор Н.К. Туктамышев һ.б. кайнар сәламләде.

Пленар утырышта Татар энциклопедиясенең җаваплы редакторы, тарих фәннәре кандидаты Г.С.Сабирҗанов, Чүпрәле районы энциклопедиясен төзү буенча эш төркеме җитәкчесе И.З.Закиров, Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова, Казан шәһәренең 18 нче шәһәри үзәк клиник хастаханәсе баш табибе, медицина фәннәре кандидаты Р.С.Бакиров, галим И.Ә.Гаффаров, Казан шәһәренең "Рудалы булмаган файдалы казылмалар геологиясе" фәнни-тикшеренү үзәк институтының Җир астын куллану буенча  икъдисад һәм мәгълүмати тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Р.Г. Власова катнашты. Алар татар милли энциклопедиясен төзү идеясе тарихнамәсе, аерым алганда, Чүпрәле районы энциклопедиясе өчен тупланган фактологик һәм фәнни-методологик нигез, мишәр диалектының Чүпрәле сөйләше үзенчәлекләре, Чүпрәле районы Бизнә авылы тарихы, Чүпрәле районының җир асты байлыклары турында кызыклы докладлар белән чыгыш ясадылар. Әлеге утырышта Чуваш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән бер төркем галимнәрнең чыгышы да игътибар үзәгендә булды.

Төштән соң конференция эше секция утырышларында дәвам итте. Соңрак Чүпрәле районы мәгариф хезмәткәрләре һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында "Татар теленә өйрәтүнең заманча мультимедия технологияләре" дип аталган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл утырышында КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге галимнәре К.С.Фәтхуллова, Г.Р.Галиуллина, Э.Н.Динмөхәммәтова, Ә.Ш.Юсупова, Г.Ф.Җамалетдинова, Х.Х.Кузьмина  институтта, бүлектә гамәлгә куела торган проектлар,  "Ана теле" он-лайн мәктәбе, 9 сыйныф укучылары өчен Бердәм республика тесты, 11 сыйныфларда үткәрелә торган Бердәм республика имтиханы турында сөйләделәр. Мәктәп укытучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу вакытында Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә призентация ясалды, яңа уку елына кабул итү булачак юнәлегләр хакында хәбәр ителде.

Конференцияне ябу тантанасында "Чүпрәле муниципаль районы: табигате, тарихы, икъдисады һәм мәдәнияте" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшенең нәтиҗәле булуы һәм районның узган икъдисади-мәдәни тарихын барлау белән беррәттән, киләчәккә үсеш юлын билгеләү өчен дә бик әһәмиятле булуы ассызыкланды.

 

Источник информации: Халисә Ширмән