07 декабря 2015
КФУның дәрәҗәсе арта

КФУның Бионанотехнология фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре докторы Равил Фәхруллин дөньякүләм танылган RSC Advances фәнни журнал коллегиясе составына кертелгән. Әлеге басма Scopus һәм Web of Science мәгълүматлар базасына кертелгән, химиянең барлык өлкәләрен, шул исәптән, биологик аспектлар белән бәйләнешен тирәнтен өйрәнә. Равил Фәхруллинның коллегия составына алынуы КФУ фәнни эшчәнлегенең югары бәяләнүен күрсәтә. «Чит ил журналларында күбрәк басылган саен, университетыбызның дәрәҗәсе артачак», – дип ассызыклады Равил Фәхруллин.

Источник информации: Darelfөnүn газетасы