04 декабря 2015
Бер "Мизгел"лек спектакль

3 нче декабрь көнне «Мизгел» Яшьләр театры тамашачы игътибарына үзенең өр яңа спектаклен тәкъдим итте. «Соң инде шул» дип исемләнгән әлеге әсәр Мостай Кәримнең «Ике хат» хикәясе буенча куелган.

Соңгы елларда әдәбиятка, бигрәк тә драматургиягә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Республикада бер-бер артлы берничә бәйге уздырылды. Яшь каләм осталарының әсәрләре Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, «Угол» иҗат лабораторияләрендә сәхнәләштерелде. Мондый спектакльләр күплегендә югалып калмау һәм бигрәк тә аерылып тору шактый читен. Тик «Мизгел» Яшьләр театрына берни куркыныч түгел.

«Соң инде шул» картинасы «Мизгел»нең моңа кадәр куйган тамашаларыннан аерыла. Сәхнәдә дистәгә якын герой һәм берничә сюжет сызыгы күреп өйрәнгән тамашачы өчен, бу спектакль минимальлеге белән дә истә калды. Режиссер Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббар язучының үзе белән таныш була. Еллар дәвамында күңел түрендә саклап килгән хөрмәт, Мостай Кәрим иҗатын ярату режиссерны әлеге эшкә алынырга этәрә.

Вакыйгалар барысы да Ялтада бара. Сугыштан соңгы авыр еллар ачлык, ялангачлык белән генә түгел, туберкулез, чахотка кебек авырулар белән дә җәфалый кешеләрне. Кырымга килеп эләккән төп каһарманнар да шуның белән иза чигәләр.

Спектакль тулысынча истәлекләр рәвешендә ясалган. Төп каһарманнарның берсе – Капитан – сөйгәне Таңсылуның үлеме турында кайгылы хәбәр ала. Әсәрнең башында ук ике яр арасындагы мәхәббәтнең язык һәм гөнаһ булуы ачыклана. Чөнки берсе ир хатыны булса, икенчесе – бала атасы. Икесен дә өйләрендә гаиләләре һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләре көтә. Ләкин эчкерсез хатлар, саф, самими карашларда гына яшәгән әлеге сөюгә берни дә киртә була алмый икән. Капитан ролен башкаручы Нияз Вәлиуллин ир кешенең ни кадәр йомшак күңелле һәм хыялый була алуын күрсәтте. Моның өчен бернинди артык хәрәкәт, артык сүз дә кирәкми икән. Капитанның бер ягымлы карашы йөрәк түрендә, җиде кат йозак астында сакланган серләрне сөйли алды.

Ә Таңсылу ролен башкарган Эльвина Нәҗипова ихластан яраткан хатын-кызның нинди булуын бик оста сурәтләде. Акыл белән никадәр генә эш йөртергә тырышса да, Таңсылу хисләр ташкынына күмелә. Бер мизгелгә генә иңнәренә кунган бәхетне югалтмыйча саклап калырга омтыла. Әлбәттә, тамашачыларда фикер төрлелеге барлыкка килде. Берәүләр Таңсылуның халәтен аңласа, икенчеләр каһарманны гаилә учагын сүндерүдә, чын ир хатыны һәм чын ана була белмәүдә гаепләргә ашыкты. Үлем түшәгендә саташып ятканда да Капитанны искә алуы һәм аны чакыруы тамашачыда уйланырга урын калдырды.

Спектакьне сәхнәләштерүгә үз өлешен керткән һәркем тамашачыларга рухи байлык һәм онытылмаслык хисләр бүләк итте.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова