01 декабря 2015
"Чак-Чак Норрис"

Күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә төгәл фәннәр буенча VI Халыкара турнир узды. Бәйгедә беренчелекне КФУның «Чак-Чак Норрис» төркеме яулады. Төркем составында А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының 2 нче һәм 3 нче курс студентлары Михаил Ягофаров, Руслан Лукин, Диләрә Хәйбрахманова, Тимур Булатов, Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Тимур Латыпов көч сынашты. Төгәл фәннәр буенча турнир ел саен оештырыла. Бирегә җыелган катнашучылар төркем белән эшлиләр һәм бүгенге көндә Россия сәнәгать оешмалары, фәнни институтлар алдында торган мәсьәләләрне чишү юлларын эзлиләр.

Источник информации: "Darelfөnүn" газетасы