30 ноября 2015
Проректорлар очрашуы

КФУда федераль уку йортларның иҗтимагый-тәрбия эшләре буенча проректорлары очрашты.

Очрашуның төп сәбәбе – террор һәм экстремистик хәрәкәтләргә каршы көрәш мәсьәләре. Проректорлар очрашуы КФУ галимнәре тарафыннан әзерләнгән презентациядән башланып китте. КФУ Конфликтология кафедрасы эктремизмга каршы көрәшкә багышланган махсус басма да әзерләгән иде. Кафедра мөдире Андрей Большаков белдерүенчә, КФУның Медиация үзәгенең төп максаты – бәхәсле вакыйгаларны хәл итү һәм экстремизмга каршы эшчәнлек алу бару. Әлеге басма махсус аудитория белән эшләүчеләр өчен генә түгел, гади укучыларга да бик файдалы булачак.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова