28 ноября 2015
"Дәшегез сез өе еракларны безнең якка..." (Х.Туфан)

Татар әдәбияты талантлы шагыйрь-язучыларга гаять бай. Алар үзенең иҗаты белән укучыны тәрбияли, әдәби зәвыгын тирәнәйтә, аны тагын да камилрәк булырга өнди. Шулар арасында аерым берләре рухи камилләштереп кенә калмый, үз дөньясында “яшәтә башлый”, шәхси яшәешенең байлыгы белән шаккаттыра. Иҗаты узган гасырда халык тормышыннан, күңеленнән үткән шомлы елларның җанлы сәхифәсе булып яңгыраган, һәр шигыре кешелекне кабат ул ялгышлардан саклау омтылышы булып укылган Х.Туфан иҗаты һәм шәхесе әнә шундыйлардан.

Шагыйрь иҗатын өйрәнгән вакытта Х.Туфанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урнашкан музей-йортына бару теләге дә шуннан тугандыр, мөгаен. Ниһаять, бу теләгебез тормышка ашып, 26 нчы ноябрьдә без, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 4 курс, 10.2. – 202 группа студентлары, Нурфия Марсовна һәм Таһир Шәмсегалиевич җитәкчелегендә сәфәргә кузгалдык.

Татарстан республикасында шәхси әйберләр саклануы ягыннан иң бай булган бу музейда шагыйрьнең 1500 шәхси әйберләре саклана. Матур, төзек йортлы, иң беренче үзенең гадилеге белән җәлеп иткән авылда безне шагыйрь хөрмәтенә утыртылган мәһабәт пар каен һәм Х.Туфанның  бюсты каршы алды. Курчак өе кебек  җыйнак, кояш кебек балкып торган, сарыга буялган агач йорттан, көзге салкын көн булуга карамастан, җылылык бөркелеп тора. Үрелгән читән койма, лапас, келәт бу йортка җанлылык өсти, килгән кунакларны, үзләре дә сизмәстән, узган гасырның утызынчы елларына алып китә. Өй эченнән Хәсән Туфан  тавышы килгән кебек һәм менә-менә ул үзе дә безне каршы алырга чыгар төсле тоела.

Музей эчендә безне Хәсән Туфанның портретлары каршы алды һәм тирән сагыш белән өретелгән караш музей буена озатып йөрде. Музейның бер өлеше Х.Туфанның балачагы белән таныштыра, ягып җылытыла торган мич, җиз самавыр, бала бишеге, агач сәке, күпсанлы фотолар, документлар шагыйрьнең балачагын, чукындыру сәясәтен кичереп тә, үз динен сатмаган халыкның көнкүрешен күз алдына бастыра.

Безнең өчен иң дулкынландыргыч мизгел булып шагыйрьнең шәхси әйберләре урнашкан залга керү булды. Эш өстәле, киемнәре, үз кулы белән язылган җыр сүзләре, 500 китапны (хәтта 1907 нче елда басылганнары да бар) туплаган китапханәсе, кайчандыр аның йөз чагылышын үзенә сеңдергән зур көзге, юл чемоданы, дусларының фотосурәтләре, Луиза Салиәскарованың иң авыр елларда да күп кенә документларын, кан сату талоннарын саклап калган ридикюле – болар барысы да безне Х.Туфанның иң авыр, газаплы еллары, ул кичергән фаҗигаләр белән тетрәнергә, ул күргән газап-михнәтләрнең бер кыйпылчыгын гына булса да тоярга мөмкинлек бирде, китапларга язарлык Туфан – Луиза мәхәббәтенә тагын бер кат сокланырга мәҗбүр итте. Әйтерсең лә, шигърият күгендә якты, мәңге сүнмәс йолдыз булып кабынуы өчен Х.Туфанның нәкъ әнә шундый сикәлтәле, авыр һәм фаҗигале сәхифәләр, йөрәккә кара кан булып утырырдай хәсрәтләр аша үтүе кирәк булган.

Без күңелләребез аша шагыйрь белән саубуллашып чыккан вакытта урамда матур булып  ап-ак кар бөртекләре бөтерелә иде. Нигәдер бу нигездә озаграк каласы, Хәсән Туфан эзләре калган  җирләрдә күбрәк  йөрисе килде. Күңелләребездә шул кар бөртекләре кебек бөтерелгән уйлар, хисләр белән кайтыр юлга чыктык.

Безгә әлеге сәфәрне оештырулары өчен университет җитәкчелегенә, институтыбызның директоры Р.Р.Җамалетдиновка, бүлегебез мөдире Ә.Ш.Юсуповага, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Ф.С.Сәйфуллинага, кафедра укытучысы Н.М.Юсуповага чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу сәфәр безнең студент елларының иң истәлекле бер вакыйгасы булып күңелләрдә әле озак сакланыр.

Источник информации: И.Галиәкбәрова, 10.2. – 202 группа студенты