26 ноября 2015
Конференция мөрәҗәгать итә

Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган «Төрки телле мәгълүмати мәйданда татар журналистикасының роле һәм урыны» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе 
Айрат Ринат улы Зариповка мөрәҗәгате

Үткәрелү вакыты: 20.11.2015
Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Бауман урамы, 19 йорт, “Ногай” кунакханәсендә урнашкан Тукай клубы.
Конференциядә катнаштылар: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, халык язучылары һәм шагыйрьләре, галимнәр, язучылар, “Татмедиа” АҖ журналларының баш мөхәррирләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре,  Казан (Идел буе) федераль) университеты укытучылары һәм студентлары. 

Гаяз Исхакый, талантлы язучы, журналист, мөхәррир һәм нәшер булудан тыш, үз заманында Европа һәм Якын Көнчыгыш илләрендә күренекле сәясәтче буларак та танылган. Аның татар халкы һәм башка төрки милләтләрнең киләчәген күзаллап язган гыйльми хезмәтләре чорыбыз өчен аеруча әһәмиятле. Конференциягә әзерлек вакытында язучының тормыш юлын, иҗатын, әдәби әсәрләрен, мәкаләләрен, ул нәшер иткән газета-журналларны кабаттан  өйрәнү шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. 
Шул ук вакытта бөек әдипнең исеме елдан-ел сирәгрәк яңгырау, ә аның хезмәтләрендәге алдан күрүчәнлек белән сурәтләнгән кисәтүләрнең тормышыбызда көннән-көн киңрәк чагылыш табуы конференциядә катнашучыларны гына түгел, гомумән, киң катлам зыялы  җәмәгатьчелекне борчуга сала.  
Г.Исхакый  хезмәтләрендә  күтәрелгән  мәсьәләләрнең берсе – туган телнең киләчәк язмышына кагылганы –  бүгенге көн өчен аеруча актуаль.  Хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасы каравына “Мәктәптә филологик белем бирү концепциясе” проекты тәкъдим ителде.  Ул мәктәпләрдә барлык фәннәрне фәкать рус телендә генә укытуны күздә тота. Әгәр бу закон гамәлгә керсә,  ул Россия Федерациясендә яшәүче бик күп халыкларның милләт буларак юкка чыгуына китерәчәк.  Чөнки милләтнең бетүе милли телләрне (татар, чуваш, мари, удмурт, чечен, ингуш һ.б.) кулланучыларның саны кимүдән башлана.  
Шушы уңайдан конференциядә күтәрелгән икенче мәсьәлә милли матбугат язмышына кагылды. Хәзерге көндә татар һәм рус телләрендә чыгучы матбугат чараларына дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен беркем дә инкарь итми. Шуңа да карамастан икътисади кризис вакытында  аларны саклап калу өчен кайбер өстәмә чаралар күрү кирәк.
Конференциядә катнашучылар, әлеге бик актуаль ике проблемага  нигезләнеп, бертавыштан Сезгә түбәндәге тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә карар кылды:
1) Быел Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 томлык тупламасы басылып бетте. Әмма китапларның беренче томнарын,  моннан егерме  еллар элек дөнья күрү сәбәпле,  кибетләрдән табып булмый. Шуңа күрә Сездән, әлеге томнарны яңадан бастырып чыгару  өчен, “Татарстан китап нәшрияте” планына  кертүдә булышлык күрсәтүегезне сорыйбыз.
2) Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителгән 2015 елда илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр үзәк телевидение аша  Лев Толстойның “Война и мир” әсәрен кисәкләргә бүлеп укыды. Декабрь аенда Г. Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” әсәрен “Яңа гасыр” телеканалында уку буенча шуңа охшаш проект оештырылса, бу – каналның үзе өчен дә, тамашачылар өчен дә файдалы яңалык булыр иде. 
3) Конференциядә катнашучылар, гомумән, “Яңа гасыр” телеканалында белем, мәгариф, танып-белүгә караган программаларны киңәйтүне сорыйлар. Әлеге ике мәсьәлә бары тик сезнең булышлык белән генә тормышка ашырыла ала. 
 4) Татарстанда  бер өлеше Мәдәният министрлыгына, икенче өлеше Мәгәриф һәм фән министрлыгына караган 2786 китапханә бар. Язылу бәяләре югары булганлыктан өенә газета-журнал ала алмаучы халыкка уку мөмкинлеген тудыру өчен, китапханәләргә берәр данә “Татмедиа” АҖ журналларын һәм “Мәдәни җомга”, “Көмеш кыңгырау” газеталарын яздыруда финанс ярдәме күрсәтүне сорап,  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка мөрәҗәгать итү кирәк дип саныйбыз. 
5) Рәсми матбугатка талантлы яшь  журналистлар һәм яңа авторларны җәлеп итә алмауның бер сәбәбе – аларда гонорар  күләменең бик түбән булуы. (Аны күтәрү мәсьәләсе соңгы тапкыр 2008 елда каралган). 2016 елда газета-журналларда гонорар фондын арттыру мәсьәләсен хәл итүегезне үтенәбез. 
6) Татар журналистикасы өчен кадрлар әзерләүнең сыйфатын яхшырту максатында Казан (Идел буе) федераль университетының татар  журналистикасы бүлеге бакалавриатына Татарстан хөкүмәтенең максатчан финанславы нигезендә 10 кешелек махсус төркем туплау чарасын күрүегезне сорыйбыз. 

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларның чыгышлары конференция җыентыгына кертеләчәк. 

Конференциядә катнашучылар. 

Источник информации: татар журналистика кафедрасы