24 ноября 2015
Син Ленинны беләсеңме?

Казан федераль университеты каршында Ленин һәйкәле ник тора икән дип уйланганыгыз бармы? Кайчандыр университет бусагасыннан безнең кебек ул да атлап йөргән. Тарихка күз салыйк...

1887 елда Володя Ульянов, алтын медаль белән мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керергә әзерләнә. Тик аның Мәскәү университеты турында хыяллану мөмкинлеге дә булмый. Чөнки аның абыйсын патшаны үтермәкче булган өчен кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр. Шунлыктан Володя Казан университетына юл тота. Ульяновлар гаиләсе Казанны бик яхшы белгән: Ленинның әнисе – Мария Александровна яшьлеген Казанда үткәргән, Казан университетын заманында Владимирның әтисе Илья Николаевич тәмамлаган булган. Монда Ульяновлар гаиләсенең туганнары – Веретенниковлар яши. 1887 елның 13 августында Владимир Ульяновны Казан университетына беренче курска кабул итәләр. Тик монда уку дәвере озак булмый. Университетта патша режимына каршы үткәрелгән беренче күтәрелештә катнашу аны революция юлына этәрә. Актив, үтә акыллы, революцион карашлы егетне 18 яше дә тулмаган килеш кулга алалар. Владимир Ульяновны Кокушкино авылына сөргенгә җибәрәләр. Ленинның Казанда уку дәвере нибары бер семестр гына була. Нәтиҗәдә, Ленин революциянең гениаль юлбашчысына әйләнә. Ул гомере буе царизм һәм капитализмга каршы көрәшеп, социализмга өнди.

Тарих китапларында Ленин исеме бик еш очраса да, соңгы елларда әлеге шәхеснең кем икәнен, хәтта аның Мәскәү мавзолеенда ятуын белүчеләр саны кими бара. Студентлар арасында университетыбыз каршында ни өчен Ленин һәйкәле торуын белмәүчеләр дә  бар. Менә нәкъ аларга өч баналь (ә кемгәдер бер дә баналь булмаган!) сорау бирергә булдык: 1) Кем ул Ленин? 2) Ленин безнең Казан федераль университеты белән ничек бәйле? 3) Ленинның туган көне кайчан һәм нәрсә ул “Ленин өмәсе”?

Респондентларның җавапларын укып, нәтиҗәсен үзегез ясагыз...

Фәнзилә Мостафина, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви  коммуникация институты:

Ленин – большевикларның юлбашчысы, димәк, 1917-1924 елларда Россия белән идарә иткән кеше. Заманында Казан университетында укып маташкан. Тик, революцион эшчәнлеге өчен, уку йортыннан куып чыгарганнар. 22 апрельдә туган көне, шул көнне, гадәт буенча, бөтен илдә өмәләр оештырыла. Минем дә чыкканым бар.

 

Алинә Галимуллина, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

Ленин – революционер. Университетыбыз каршында аның һәйкәле тора. Ялгышмасам, туган көне апрельдә. Әни “Ленин белән бер көндә тудым” дип гел шаярта иде. Өмә – өмә инде ул. Кемнеке булуы барыбер түгелмени?! Иң мөһиме – җыештыру, чистарту.

Лилия Галимова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви  коммуникация институты:

Ленин – революционерлар юлбашчысы. Безнең Казан университетында укыган. Әмма революцион карашлы булганга һәм студентларны революциягә өндәгәнгә, аны уку йортыннан куалар. Тууы, ялгышмасам, 1870 елның 22 апреле. Ленин өмәләрендә да булганым бар, тик ник Ленинныкы икәнен генә белмим... Әмма ул аларны хуплаган. Үзе дә катнашкан, хәтта бүрәнәләр дә ташыган! Әле “субботник” сүзен дә Ленин үзе уйлап чыгарган бугай...

Айзәрә Гимаева, Математика һәм механика институты:

Ленинны белмәгән кеше юктыр инде. Атаклы революционерыбыз бит. Казанда укуы да мәгълүм факт. Беренче өмә 1919 елның 22 апрелендә булган. Барлык эшчеләр дә Кремль территориясен чистарткан. Хәтта Ленинның дуслары белән бүрәнә ташуын сурәтләгән фото да бар. Кайдадыр күргән идем. Мондый җәмгыяти эшләр тарихка “Ленин субботнигы” дип кереп калган. Ел саен шәһәрләрне, авылларны кышкы пычрактан чистарту традициясе бүгенгә кадәр сакланып килә. Моның өчен Ленинга рәхмәт!

Источник информации: Алия Кәлимуллина