16 ноября 2015
КФУ яшь тәнкыйтьчеләр әзерли

11 ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетында "Сәхнә+" яшь театр тәнкыйтьчеләре мәктәбенең утырышы булып узды. Студентлар артист, педагог, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры, Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев һәм "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очраштылар. Шәкертләр аларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ике арада бик җылы мөнәсәбәт урнашты. Киләчәктә дә мәктәбебез үз эшен дәвам итеп, әлеге утырышлар ешрак булырга тиеш дигән максат куелды.

Источник информации: Светлана Гыйләҗева