13 ноября 2015
Мин ни өчен татар журналистикасына укырга кердем?

Әлеге сорауга Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасының беренче курс студентлары җавап бирде.

Милләтемнең киләчәген күзаллыйм

Лилия Туктарова

Беренче язмаларымны, шигырьләремне туган телемдә иҗат итә башладым. Бу сәләтемне күреп, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина миңа берәр фильмга карата фикер язып чыгарга тәкьдим итте. Шулай итеп минем беренче язмам татар телендә дөнья күрде.

Кечкенәдән үк татарча газета-журналлар укып, ТНВ каналында «Халкым минем», «Татарлар» тапшыруларын карап үстем, шуңа күрәдер, мин үзалдыма татар халкына хезмәт итүчеләрнең берсе булырга тиешмен дигән максат куйдым. Киләчәктә үземне татар журналисты итеп күрәм.

Татар халкының тарихын өйрәнү журналистның иң беренче адымнары булырга тиеш. Гимназиямдә татар дөньясын ныклап өйрәнә башлагач, миңа укытучым, гимназиябез тарихын татар телендә язып карарга кушты. Нәтиҗәдә мине гимназия журналисты итеп күрә башладылар. Гореф-гадәтләрне саклау, халкыңның тормышында катнашу журналистның төп миссиясе булырга тиеш. Гимназиянең активисты буларак, укытучылар миңа, команда туплап, «Мин татарча сөйләшәм» кысаларында үткәрелә торган «Татар дозор» уенында катнашып карарга кушты. Команда туплап, катнашырга булдым. Татар телендә иркен сөйләшү, җаваплылык, җитезлек нәкь менә безнең командага хас иде. Шулай итеп, 2015 нче елның «Татар дозор» уенының җиңүчеләре без булдык.

Татар яшьләре дөньясында кайнау миңа бик ошап китте. Соңрак мин Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра торган «Печән базары» фестиваленә волонтер буларак бардым. «Печән базары» Казан татарлары өчен мәдәни һәм иҗтимагый үзәк булып торды. Ул сату-алу урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашып, күрешеп, бер-берсенең хәлен белеп тору урыны да булды. Үземне киләчәктә татар милләтенең тарихын өйрәнүче, бай киләчәген төзүче, милләтемне алга чыгаручы татар журналистларының берсе буларак күзаллыйм.

Источник информации: "Дарелфөнүн" газетасы