09 ноября 2015
АССА яңа мөмкинлекләр ача

ACCA югары уку йортлар белән мөнәсәбәтләр көйләүне дәвам итә. Мәсәлән, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ, МГИМО, Плеханов исемендәге РЭУ, НИУ ВШЭ уку йортлары АССА белән уртак эшчәнлек алып бару турында меморадумнарга кул куйганнар иде инде. Быел АССА һәм КФУ арасында да уртак эшчәнлек турындагы меморандумга кул куелды.

АССА белән уртак эшчәнлек алып бару Казан федераль университеты студентларына кайбер имтиханнарны рус телендә бирү һәм АССА квалификациясе алу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, студентлар Ассоциация тарафыннан аккредитация уздырылган халыкара компанияләрдә стажировка уза алачаклар.

Источник информации: КФУ матбугат үзәге