02 ноября 2015
"Тулы яңаклар" белән очрашу

Бу дөньяда һәркемнең бәхәсләшкәне бардыр, әйеме? Бу бит инде кешенең холык-фигыленә кечкенәдән үк салына. Бала чактан ук без үзебезнең фикеребезне дәлилләргә тырышабыз, хәтта кайчак төрле “провакацион” ысуллар да кулланабыз. 

Аңлавыгызча, бу мәкаләмдә сүз бәхәс турында барачак, әмма бу - гади генә бәхәсләшү түгел. “Сәләт” оешмасының “Безнең фикер” дип аталган проекты нәкъ менә шушы күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән. Проектның тагын бер өстенлеге шунда ки, ул бары тик татар телендә генә сүз алып баруны күз алдында тота. 

Шулай итеп, һәр пәнҗешәмбе 17.00дә Казанның зыялы студентлары (кайбер укучылары да!), үзләрен ораторлар буларак сынап карау өчен, Сәләт йортында җыелалар. Әңгәмәләрнең берсе бүген, ягъни 29нчы октябрь көнне булып узды. Темасы да студентлар өчен бик тә актуаль – чит илдә белем алу. 

Кичә ишек төбеннән үк бик күтәренке атмосферада башланып китте: безне Рузилә белән (сез аның язмалары белән якыннан таныш инде) бусагадан ук кайнар кочаклар каршы алды; бу исә, үз чиратында, әңгәмәбез барышында җылы мөнәсәбәтләр урнашуына этәргеч булып торды. Кеше, һава торышы белән бәйледерме, күп килмәгән; шул сәбәпле тиз арада дуслашып та киттек. 

Мәкаләм кульминация өлешенә килеп җитте: кичәбезнең кунагы – төрле Сәләт проектларының җитәкчесе, “Сәләт-Раушан” аланының өлкән әйдәманы һәм соңрак директоры Надир абый Курамшин! Ни өчен бу шулкадәр мөһим? Ул бит 2014нче елда минем өлкән әйдәманым булган иде. Никадәр шатлык күңелемдә!.. “Сәләт”тә булган һәркем аны беләдер, мөгаен. Ә моның төп сәбәбе – аның тулы яңаклары (татарча берникадәр көлке яңгырый, килешәм, ә урысларда мондый кешеләрне “щекастый” дип ягымлы итеп әйтәләр). Әйе, Надир абый үзенчәлекле яңаклар иясе, әмма шул ук вакытта искиткеч шәхес тә. Ул инде күп еллар буе бәхәсләрдә уйный һәм безнең белән бик теләп тәҗрибә уртаклашты. Темабыз буенча аның төп киңәше: ”Чит илгә укырга китү, беренче чиратта, тәҗрибә өчен кирәкле эш, әмма үз илен яраткан шәхескә анда ике елдан да артык вакыт уздырырга ярамый! Күпләр үз ватаннарына шуның аркасында кайта алмый да инде – яхшы тормышка ияләнәләр”. 

Чит илдә белем алу турында исә без “Аквариум” дип аталган яңа бер техника буенча фикер алыштык. Гомумән, бәхәсләр берничә форматта була, шуларның әлегә без белә торганнары: американ, британ һәм “Аквариум”, ә киләсе очрашуда безне яңа очрашу, яңа техника көтә. 

Источник информации: Таңсылу Салахова