28 октября 2015
Бер шигырьдә унбиш мәгънә

28 нче октябрь көнне "Әллүки” түгәрәгенең чираттагы утырышы узды. Әйтергә кирәк: әлеге утырыш башкаларыннан нык аерылып торды, чөнки әле җыелышта ”Раушан” газетасы өчен янып йөрүче дусларыбыз да бар иде.

Әллүкичеләребез өчен дулкынландыргыч булган вакыйга - ТНВ телеканалынан безнең берләшмәне төшерергә “Яшьләр тукталышы” тапшыруы килүе. Студентларыбыз үзләренең уй – фикерләре, хис – кичерешләре белән бүлештеләр, шигырьләр укыдылар.
Әлеге утырышта күтәрелгән төп мәсьәлә тәнкыйтькә бәйле иде. Төгәлрәк итеп әйткәндә, без "Тәнкыйть кирәкме, юкмы?” дигән сорауга җавап эзләдек. Утырыш барышында күп кенә фикерләр әйтелде, тәнкыйтьнең уңай һәм тисәре яклары саналды, әмма ахыр чиктә, без барыбыз да диярлек тәнкыйтьнең кирәк кенә түгел, ә бәлки бик кирәк икәнен аңладык, чөнки тәнкыйть иҗатны үстерергә, камилләштерергә ярдәм итә. Ни дисәң дә, кеше үзе өчен генә иҗат итми, безнең иҗат җимешләребезне башкалар да укый, бәяли, тәнкыйть утында тота. Тик шунысын да онытмаска кирәк, безнең иҗатыбызга бәя бирүче, тәнкыйтьләүче һәр кешенең сүзендә дөреслек дигән сүз түгел. Дөрес тәнкыйтьне дөрес итеп кабул итә белү мөһим!
Әлеге мәсьәлә буенча фикерләр алышканнан соң, без, инде утырыш барышыннан ук безнең каршыларыбызда кызыктырып торучы билгесез авторның шигырьләрен анализларга тотындык. Иң кызыгы – әлеге шигырьләр авторының безнең арабызда утыруы булгандыр, минемчә.Әлеге шигырьләрне укып чыкканнан соң, иң беренче чиратта, әлеге әсәрләрнең уңай якларын, яңалыгын атап киттек.Безнең барыбыз өчен дә, мөгаен, сүрелеп баручы сөюне язын тамчылап торучы боз сөңгесе белән чагыштырып бирү – яңалыктыр. Әйе, әлеге образ башка күп кенә авторларның иҗат җимешләрендә күзәтелсә дә, әлеге шигырь үзенең тел үзенчәлекләре белән аерылып тора. Гел мактап кына утыру булган икән димәгез, андыйга калса, бу бөтенләй дә тәнкыйть яисә анализ булмас иде. Без әсәрнең җитешсезлекләрен генә санап калмадык, ә аларны төзәтү юлларын да эзләдек. Шунысын әйтми калдыра алмыйм, шәхсән үзем өчен мин менә нинди яңалык ачтым: һәр кеше үзенең фантазиясе, тәҗрибәсе, күңелендәге уй-фикерләренә таянып, әсәрдә билгеле бер мәгънә таба. Ә хәзер күз алдыгызга китерез: бер бүлмәдә утырган унбиштән артык кеше ничә төрле мәгънә табар икән бер шигырьдән? Бу, шиксез, кызыклы күренеш. Иҗат җимешеңне унбиштән артык кеше, һәрбесе төрле фикерләр әйтеп, төрледән - төрле мәгънә табып, бәяләгәннән соң, әйтеп кара инде син: ”Мин бит бөтенләй андый мәгънә салырга теләмәгән идем” - диеп. Әлеге шигырьләрнең авторы “Раушан” газетасы эшчәнлеге өчен янып-көеп йөрүче дустыбыз – Алсу булып чыкты һәм ул җыелыш ахырында нәкъ менә шушы сүзләрне әйтте.
Әйе, әлеге утырыш, һичшиксез, барыбыз өчен дә яңа ачышларга, кызыклы фикерләргә, матур мизгелләргә бай булды. Әйтелеп үткәнчә, утырышыбызда күтәрелгән мәсьәлә “Тәнкыйть кирәкме – юкмы?” – дигән сораудан гыйбарәт иде һәм без бу сорауга җавап таптык: кирәк!Халисә апабызның сүзләренә таянып, фикеремне менә шушы юллар белән тәмамлыйсым килә: тәнкыйтьләүче һәм тәнкыйтьләнүче кешегә дошманга караган кебек карамагыз.Үзегезне якларга да өйрәнегез. Сезнең иҗат җимешегезне тәнкыйтьләүче кеше сезнең шәхси тормышыгыз, сыйфатларыгызга кагыла, әсәрне тәнкыйтьлисе урынга, сезне тәнкыйтьләргә алына икән, бу кешенең сүзләрен тыңламау күпкә хәерлерәк булыр!
 

Источник информации: Гүзәл Закирова