30 октября 2015
Яшь галимнәргә Е.К.Завойский исемендәге премия бирелде

Казанда Е.К.Завойский исемендәге премия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Финалда 6 кеше катнашты. КФУның берничә яшь галиме — җиңүче.

I дәрәҗә диплом һәм Е.К.Завойский исемендәге премияне Россия Фәннәр акадмеиясенең Казан фәнни үзәге Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтыннан Артемий Шмелев һәм Казан федераль университетыннан Константин Усачев бүлеште. Казан федераль университетыннан Максим Авдеев III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Финалистлар — Виталий Павлов, Михаил Володин, Сергей Фадеев.

Е.К.Завойский исемендәге премия 1997 елның сентябрь аеннан бирелә башлый һәм ул республикада яшьләр арасында мөһим фәнни вакыйгага әйләнә. Ул эксперименталь, теоретик һәм гамәли физика өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен тапшырыла.

Источник информации: Матбугат үзәге