29 октября 2015
Изге ниятле эш

Элек-электән үк безнең ата-бабаларыбыз: “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, аларның хәлен сорашу, елмаеп, ягымлы сүз әйтү, хәтта ятим баланың башыннан сыйпау да – сәдака,” - дигәннәр. Бу, чыннан да, шулай. Барыбыз да кешегә бәхет өчен бер җылы сүз, җылы караш җитүен беләбез, ә үзебез кайчак бу гади әйберләрне онытып җибәрәбез. Тирә-ягыбызда күпме бәхеткә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар. Ә аларның хәленә керә белүче,  ярдәм кулын сузучылар бармы соң?

Бу сорауга без, куанып “әйе” дип җавап бирә алабыз. Казан Федераль университетының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары шул кешеләр рәтендә. Алар һәр ел саен Ямашев проспектында урнашкан “Махсуслаштырылган республика балалар йорты”на көз, кыш, яз һәм җәй айларында барып үз ярдәмнәрен күрсәтәләр, өмә оештыралар.

27нче октябрь көнне генә студентлар активы 10.2-204 нче төркем белән берлектә татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең тәрбия эшләре буенча бүлек ярдәмчесе Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы җитәкчелегендә әлеге балалар йортына юл тотты. Алар балалар йорты территориясен: ишегалдын, уен мәйданчыкларын – коелган яфраклардан арындырдылар. Бүлектәге студентлар тарафыннан алдан әзерләнгән материаль ярдәм һәм кирәк-ярак әйберләрне балалар йорты җитәкчелегенә тапшырдылар. Һәм, алга таба да бу эштә катнашудан туктамаска дигән нәтиҗәдә калдылар.

Ике арада шундый җылы, ныклы мөнәсәбәт булуга сокланмый мөмкин түгел. Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентларының мондый эшкә беркайчан да битараф булмавы, киресенчә, ачык йөз белән хуплап, тиз арада ярдәм итәргә тырышулары, ә балалар йортында исә, студентларны теләсә кайсы вакытта диярлек кабул итәргә риза булып, көтеп каршы алулары куандыра.

Шушы изге эшкә битараф калмаган һәрбер студентка, җитәкчебез Дамир Хәйдәр улына һәм безнең ярдәмне тиешенчә кабул итүче “Махсуслаштырылган республика балалар йорты”на зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәрберегезгә дә алга таба шундый чараларда катнашуны теләп калабыз, чөнки ятим балалар гына безнең ярдәмгә түгел, без дә аларга ярдәм итүгә мохтаҗ. Бу дөньяда аларның да ата-анага, рухи һәм мадти ярдәмгә хаклары бар. Һәм бу хакны кайтару - безгә тиеш.

Источник информации: Студентлар деканы Нәҗипова Эльвина