27 октября 2015
Судка чакыру кәгазе килеп төшсә... яки бу хәлне булдырмый калу чаралары

Журналистлар арасында шундый фикер йөри: кайчан да булса барыбер берәр иҗат җимешең өчен хөкем бинасының бусагасын таптаячаксың. Мондый хәлгә төшмәсәң, “син чын журналист түгел” дип әйтүчеләр дә бар. Ярый, булсын. Ә ничек итеп үзеңә һәм редакцияңә тап тидермичә, судан коры чыгарга соң? Бу сорауга җавапны татар журналистика кафедрасында үткәрелгән  чираттагы мастер-класста эзләделәр.
Төрле курс шәкертләре һәм кафедра укытучылары каршында бу өлкәдә берничә дистә еллык тәҗрибәсе булган адвокат Роберт әфәнде Туктаров чыгыш ясады. 
Белгеч фикеренчә, журналист тикшерүе башкару гына түгел, хәтта гади бер мәкалә язу да журналистка карата хөкем эше кузгатуга сәбәп була ала. Бу безнең һөнәри тормышыбызның табигый бер күренеше, аннан качып котылып та, бөтен кешегә ярап бетеп тә булмый. “Иң мөһиме – журналист үзенең вазыйфасын усал ният белән, башкаларга зыян китерү өчен кулланырга тиеш түгел,” – ди хокук белгече. 
Күңелсез очраклар килеп чыкканда, журналистның үзен яклый алырлык дәлилләре дә булырга тиеш.  Аларны исә алдан ук кайгыртып куярга кирәк. Беренчедән, кирәкле мәгълүматны диктофонга яздыру. Роберт әфәнде аларны стенография итеп сакларга киңәш итә.  “Алар сезнең иң беренче адвокатыгыз булачак”, - ди ул. Икенчедән, нинди дә булса проблемалы эшкә алынганчы, аның төгәл планын төзеп, бүлек мөдиреннән яисә мөхәррир урынбасарыннан язма рәвештә раслатырга кирәк. Юрист белән киңәшләшү мөмкинлеге булганда, аңа да мөрәҗәгать итү зарур.  Моннан тыш, тәҗрибәле журналист ике каршы якның да фикерен белергә һәм шуңа таянып язарга тиеш. 
Чара барышында Роберт Туктаров бик күп практик киңәшләр дә бирде, шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар китерде.
“Журналист кешелекле булырга, үз хатасын аңлый һәм каршы як фикеренә колак сала белергә тиеш, - ди Роберт әфәнде Туктаров. – Нәкъ менә әлеге сыйфатлар күп очракларда җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә дә инде.”  

 

Источник информации: Мәрьям Насыйрова