26 октября 2015
КФУда ачык ишекләр көне

"Минем кем буласым килә? Нинди имтиханнар бирим? Кайсы уку йортын сайлыйм? Ялгышмаммы?”, дигән сорау боткасы һәр чыгарылыш сыйныф укучысының башында кайный торгандыр. Шулай инде... Мәктәпне тәмамлыйсың да, барлык хыялларыңны җитәкләп, өмет белән билгесезлек арасында каласың. Иң авыры – сайлау. Үз мөмкинлекләреңне, күңелең тарткан якны һәрвакыт төпле итеп ачыклап булмый. “Җырлый да беләм, рәсемне дә яхшы ук ясыйм, физиканы да яратам”, – диеп йөрисең, ләкин бит физикларны параларда җырлатмыйлар, каршыларына алма тезеп, натюрмортлар да ясатмыйлар... Нишләргә соң? 
Әле төгәл генә үзенең кем булырга теләвен, нинди юнәлештә китәсен ачыклап бетермәгән югары сыйныф укучылары өчен Казан федераль университетынын Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бүген, ягъни 24 нче октябрь, ачык ишекләр көне оештырды. 
Чара иртәнге унда башланып китте. Волонтёр егет-кызлар, килүчеләрне теркәп, 240 нчы аудиториягә озатып тордылар. Татарстаннан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән җитмешләп укучы җыелган, “ике йөз кырыгынчы” шыгрым тулы иде. Бер буш урын да юк! Басып тыңлаучылар да булды хәтта. Бу бик шатлыклы күренеш: укучылар безнең институтны беләләр, аның белән кызыксыналар дигән сүз.
Ачык ишекләр көнендә институтыбыз директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, уку-укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасары, доцент Мирзаһитов Рамил Хәмит улы, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе, профессор Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы, тагын рус һәм чит ил филологияләре бүлек мөдирләре чыгыш ясадылар. Аларның максаты – институтыбыз, аның бүлекләре, факультетлары белән якыннанрак таныштыру, “гаиләбез” эчендәге мөмкинлекләр турында мөмкин кадәр тулы информация бирү, яңа уку елына абитуриентлар җәлеп итү. Минемчә, алар үзләренә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үтәделәр.
Әлеге чара һәр ай саен булып тора, димәк, кабул итүдә булган үзгәрешләр, укырга керү шарт-таләпләре, булачак студентлар өчен кирәк булган мәгълүмат вакытында үз аудиториясенә җиткерелә. Чыгарылыш укучыларына мин “ачык ишекләр” дә мөмкин кадәр ешрак булырга киңәш итәр идем. Үз чиратымда аларга түземлек, тырышлык, матур киләчәк, җиңел имтихан вариантлары һәм иң мөһиме – үз-үзеңә ышаныч телим! Киләсе елга безнең “гаиләбез” тагын да ишәер, сафларыбыз киңәер дигән өметтә калабыз!

Источник информации: Рүзилә Әмирова