23 октября 2015
Биючегә сүз әйтмәгез!

Казан федераль университеты белән бәйле һәр бәйрәм, һәр чара яки фестиваль дәртле биюләрсез үтми. Көчле хореография, төрле импровизация, чын хисләр – барысы да тамашачыны сүзсез калдырырга сәләтле.

Бию сәнгатенә тартылган студентларның талантын үстерүгә зур өлешне, һичшиксез, укытучылары кертә. Инде ничә буын яшьләрдән профессиональ биюче ясаган шундый хореографларның берсе үз фикерләре белән уртаклашты.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы педагог-репетиторы, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Фәнис Фәткый улы Исмәгыйлев: «Бию – бөтен кеше өчен дә зарур!», - дип белдерә.

– Бию – ул сәнгатьнең бер төре, рухи шөгыль. Теләсә кайсы биюнең төп максаты – ул сәнгатьле образ тудыру. Мисалга, әгәр дә мин танго биим икән, димәк, ялкынлы испан егете образына, ә «Яблочко» биюен башкарам икән, текә диңгезче образына керәм.

Биюнең һәр кешегә дә кирәкле булуында шигем юк. Бер киртә генә бар: бик күпләрнең бию буенча укытучылары юк. Бию кешенең матурлыгын күрсәтергә сәләтле. Сәнгать – халыкныкы. Димәк, бию дә, сәнгать төре буларак, халык өчен, ягъни безнең өчен туган.

Төрле сәбәпләр аркасында бии алмаучылар бар. Ләкин алар искиткеч тамашачы. Бию хәрәкәтләренең нәфислеген күрә белү сәләте дә үзе бер югары сәнгать ул.

Бүгенге көндә яшьләр заманча бию төрләрен үз итә, ә традицион халык биюләре белән кызыксынучылар кими бара. Бу беренчесе өстенлек итә дигән сүз түгелме?

– Әлеге сорауга җавап бирер алдыннан, заманча һәм халык биюләренең нидән гыйбарәт булуын аңларга кирәк. Заманча биюнең төрләре күп. Мисалга, ирекле бию, урам биюе, латинос, бал биюе һәм башкалар. Ирекле биюнең барлык төрләре дә (мисалга, электро, гоу-гоу, хакка, джампстайл һ.б.) модерн биюеннән барлыкка килгән. Ә модерн, күпме генә теләсә дә, үзенә капма-каршы булган классик хореографияне барыбер юкка чыгара алмады. Моннан да бигрәк, модерн биюен башкаручы труппалар (Бежар балетыннан башлап) барысы да классик элементлар куллана. Ләкин халык биюе – ул барлык төр биюләрнең һәм балетның да төп нигезе дип әйтергә кирәк. Ә минем үземә һәртөрле талантлы хореография якын.

Биюләрнең ничек барлыкка килгәнен белгәннән соң, заманча бию халык биюеннән өстенрәк дип әйтә алмыйбыз. Әгәр дә бию башкарыла икән, димәк, ул кемгә дә булса кирәк: я башкаручыга, я тамашачыга.

Яшьләр опера һәм балетка сирәк йөри...

– Опера һәм балет, иң беренче чиратта, спектакль. Барлык спектакльләр дә театрда куела. Әгәр яшьләр театрга йөрми икән, куркыныч түгел. Үскәч барырлар. Театр – ул татлы хыял.

Телевидениедә барган бию проектларына, үзебезнең Татарстанда үткәрелгән «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә карашыгыз нинди?

– Әгәр дә бию хисабына акча эшли алалар икән, бу бик яхшы дип уйлыйм. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә килгәндә, ул шул ук финанска бәйле проект. Аның уңай ягы шунда: бию куючылар һәм башкаручылар бер-берсен чагыштырырга, нәтиҗәләр ясарга һәм нәрсәгә дә булса өйрәнергә өлгерә. Һәр фестивальнең максаты булып, яңа талант ачу һәм аны үстерү тора. Бу эш белән тагын кем шөгыльләнсен?!

Сез Казан федераль университетының хореография бүлегендә укытасыз. Талантлы студентлар күпме? Сезнең заман һәм хәзерге яшьләр арасында аерма сизеләме?

– Мин яшьләр сәнгате яклы. Һәрвакытта да! Ялкау һәм дәрес калдыручылардан кала, барлык студентлар да хореография киңлегендә эшли ала. Ә аларның ни дәрәҗәдә талантлы икәнен бары тик вакыт кына күрсәтәчәк. Әлегә алар студентлар, алар бары тик укый. Безнең заман һәм хәзерге студентларны чагыштырганда, бер аерма да тоймыйм. Студент һәрвакыт үз эше белән кызыксынган укытучысына тартыла!

Стажлы укытучы буларак, хореография киңлегендә сезне борчыган мәсьәләләр бармы?

– Әлбәттә! Аеруча мине яшьләрнең, абитуриентларның, соңыннан студентларның хореография бүлегенә тиешле медицина күзәтүеннән башка укырга керүе һәм белем алуы борчый. Аларның өчтән берендә озакка сузылган терәк-хәрәкәтләнү аппараты авырулары бар (артроз, тез буыннары авыруы). Болар бит 19 яшьтә! Сәбәбе шунда, кайбер очракта балаларны сәләтсез белгечләр биергә өйрәтә. Һәр укучыга индивидуаль караш җитми, төркемләп эшлиләр. Озак еллар эшләү дәверендә шуңа игътибар ителде: сәламәтлеккә зыянны заманча хореография сала. Бу бик еш тезгә егылуга бәйле. Ә бит тезгә дөрес төшү сәнгатен аңлатырга, өйрәтергә кирәк. Биюнең әлеге элементларын башкарганда, артык тырышып җибәрергә дә ярамый. Нәкъ менә шулар бигрәк тә борчый. Шуңа күрә бөтен кешегә дә сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Источник информации: Диләрә Батршина