20 октября 2015
Иҗади бәйгеләргә йомгак ясалды

19 октябрь көнне Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исмендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге тарафыннан уздырылган “Илһамлы каләм” һәм “Шигъри Сабантуй” бәйгеләренә йомгак ясалды.

“Шигъри Сабантуй” бәйгесендә катнашучылар, исеменнән үк күренгәнчә, шигърият мәйданында бил алышса, “Илһамлы каләм” берничә номинациядә эшләр кабул итә:  проза, публицистика, драматургия.

“Шигъри сабантуй” бәйгесенә быел ике йөзгә якын эш килеп, шуларның илле бише икенче турга үтте. Җиңүчеләр Г.Тукай иесмендәге премия лауреаты, шагыйрь Рәдиф Гаташ белән бик кызыклы очрашудан соң, “Трибун шагыйрь”  конкурсында катнаштылар. Әсәрне җиренә җиткереп бары автор үзе генә укый аладыр, мөгаен. Һәм бу шулай булды да: авторлар үз иҗат җимешләрен йөрәкләре аша үткәреп, тамашачыга җиткерде.

 Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бер тында узды да китте. Яшь шагыйрьләр янына “Илһам” ролен башкаручы Айзилә Батырханова килгән иде.  Илһам булган җирдә ничек күңелдә җыр, шигырь тумасын ди?! Ул үзенең хәер-фатыйхасын биреп, иҗат чишмәләренең саекмавын теләде. Үзенең һәрчак янәшәдә булачагын вәгъдә итте.

Бүләкләү җыр-бию белән үрелеп барды. Институтыбызда эшләп килүче төркемнәр һәм үзешчән артистларыбыз үзләренең талантлары белән тамашачыны сокландырды. 

Источник информации: Зилә Сабитова