20 октября 2015
Җәйне искә төшереп

Берәр тылсым иясе барлыкка килеп, бөек Тукаебызны терелтсә, нәрсә булыр иде икән?! Ул, мөгаен, татар дөньясы белән танышырга теләр иде. Без, татар яшьләре, махсус аның өчен Печән базары бәйрәмен уздырыр идек.

«Печән базары» үзенә күрә зур бәйрәм. Әлеге чара татарстанлылар өчен яңалык түгел. Инде берничә ел дәвамында Республикабыз милли гореф-гадәтләрне торгызу, үстерү өстендә эшли.

2013 елда, нәкъ менә бөек татар шагыйре Г. Тукайның вафат булуына 100 ел тулу уңаеннан, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан шәһәренең башкарма комитеты белән берлектә, 12 нче апрель көнне «Тукайның 100 еллыгы» акция-флэшмобын уздырды. Акция театральләштерелгән тамаша һәм «Печән Базары»н үз эченә алды. Узган 2014 елдагы «Печән Базары» Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Ялкын» журналы редакциясе белән берлектә, «Уку паркы» проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – 20 гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк дип табылды. Ә 2015 нче елгы Печән базары исә татар җәмәгатьчелеген, татар дөньясын куандырган зур чара булып истә калды.

Алисә Сагиева: Печән базары 2015 тә мин волонтёр булдым. Чөнки ул акциядә катнашырга күптән хыялланып йөри идем. Үземнең татар икәнемне күрсәтергә яратам. Ә монда шундый мөмкинлек бирелде: калфаклар, күлмәкләр. Шуңа өстәп, яшьләрчә, заманча рок-концерт булды. Печән базары – минем өчен туй ахырында чыгарылган торт кисәге кебек, бер генә көн булса да, аның тәме озакка житә. Гел сөйләп кенә торасы килә. Печән базарында гына адым саен чын, үзебезчә милли киемнәр, аяк киемнәре, бизәнгечләр күреп, сатып алып була. Печән базарына кунак булып кына да барырга мөмкин иде бит диючеләр бар. Тик волонтер булганда үзеңне шул мохитнең, даирәнең бер өлеше итеп хис итәсең.

Зөһрә Вилданова: Мин Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәргән бөтен чараларда катнашырга тырышам. Бу кызыксыну «Мин татарча сөйләшәм» акциясеннән соң туды. Печән базарында быел беренче тапкыр катнаштым. Мине һәрвакыт ХIХ-ХХ гасыр атмосферасы кызыктыра һәм кызыксындыра иде. Ә Печән базарында волонтер булу вакыт машинасында сәяхәт итү мөмкинлеген бирде. Әлбәттә, Печән базары 2015 заманча чараларга аеруча бай булды: граффити-фест, Исән-фест, Уку паркы, Шигъри слэм һ.б.

Айдар Насыйров: Печән базары 2015 тә миңа да волонтерлык бәхете насыйп булды. Мин үзем Самарадан. Шунда тудым, шунда үстем. Әйләнә-тирәмдә һәрвакыт башка милләт вәкилләре генә булды. Үзебезнең гореф-гадәтләр турында мин Казанга килгәч кенә белдем. Печән базары исә миңа белемемне арттырырга ярдәм итте.

Ләйлә Хәбибуллина: Печән базары минем өчен ул милләтемнең  чын зәвыгын тану (милли бизәкләр аша гына булса да). Мин Шигъри слэмда катнаштым. Оештыручылар танышларым, дусларым булганга, ярдәм итәргә теләк белдердем. Печән базарын оештыру идеясе минем күңелемә бик якын. Слэмда катнашу үземә ышаныч арттырды. Чөнки шигырьне язу гына түгел, әйтәсе сүзеңнең мәгънәсен тамашачыга җиткерә белү дә бик мөһим. Шулай ук мин бу чарадан рухи азык, ләззәт алып,  гомумән, талантлы яшьләр өчен шатланып, аларга сокланып кайттым.

Зилә Сабитова: Элекке базарлар турында укып белә идем. Тик аны бүгенге көндә торгызу, аны үз күзләрең белән күрү аеруча күңелле хәл. Үзеңә кирәкле әйберне очсыз бәядән алыр өчен дә, күңел ачу, яисә инде вакыт уздыру өчен булса да Печән базары шәп вакыйга булды. Мин Печән базарында волонтер була алмадым. Үземне фотосәнгать өлкәсендә сынап карадым һәм шуның белән бик бәхетлемен.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова