19 октября 2015
"Безнең Фикер" үзенә чакыра

Үзеңнең фикереңне башкаларга тәкъдим итү, проблемаларны төрле яктан өйрәнү, сөйләм байлыгын үстерү һәм аудитория каршында чыгыш ясарга өйрәнү - боларның барысын да “Сәләт” оешмасы һәм “Республика Дебатов” ярдәмендә (татар телендә) үткәрелә торган “Безнең фикер” дебатында чыңга ашырып була. 
Быел “Безнең фикер” дебаты үзенең икенче сезонын ачып җибәрде. Проектның башында “Республика Дебатов” президенты Аммар Аль Анси, “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова һәм башкаручы директор Аяна Исаева тора. Дебатның төп максаты булып татар телен камилләштерү, тел байлыгын үстерү, яшьләрнең җәмгыятькә карашын өйрәнү тора. 
Гадәттә бирелгән темага вәкилләр үз фикерен белдерә. Быел күнекмәләрдә яңа төрле форматларны да үзләштерәчәкләр. 
Темалар төрле өлкәләрдән алына, күбрәк бүген яшьләргә кызык һәм актуаль темаларга «уйныйлар». Яшьләрнең дөньяга карашларын өйрәнеп, фикерләрне җәмгыятькә җиткерергә тырышалар. 
Яңа сезон ике этаптан тора. Беренче этап атна саен була торган күнекмәләр үткәрү. Яшьләр остаханәләрдә тәҗрибәле спикерлардан мастер-класс алалар. Икенче этапта алар күнекмәләрдә җыйган осталыкны күрсәтә алачаклар.

Источник информации: Туктарова Лилия