19 октября 2015
Бүген Казанда "Шигъри сабантуй" фестивале үз эшен башлап җибәрде

Бүген Казанда "Шигъри сабантуй" фестивале үз эшен башлап җибәрде. 
Белешмә өчен. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки" әдәби иҗат түгәрәге һәр ел саен “Шигъри сабантуй” фестивале үткәрә. “Шигъри сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үз көчен сынап карый ала. Биредә вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучыларына да (9-11 нче сыйныфлар) катнашу мөмкинлеге бирелде.

"Шигъри сабантуй" ярышының күп елларга сузылган данлыклы тарихы бар. Аның кайчан башланганын әйтүе дә кыен, чөнки бу ярыш "Әллүки" әдәби иҗат түгәрәгенә йөргән студент егет-кызлар арасында оештырылып килгән, аның елга берничә тапкыр үткәрелгән вакытлары да, онытылып торган вакытлары да булган. 2003 нче елдан алып, "Шигъри сабантуй" традицион рәвештә елга бер тапкыр уздырыла.

"Шигъри сабантуй"ның күркәм традициясе - шагыйрьләрне генә түгел, ә трибун-шагыйрьләрне, ягъни үз шигырьләрен сәхнәдән ялкынлы, сәнгатьле итеп сөйли белгән шагыйрьләрне барлау, үстерү. Трибун-шагыйрь булып җитешү өчен күңел батырлыгы, шәхси батырлык кирәк. Һәм, әлбәттә, шигырьнең ялкынлы итеп укылырлык көче, тәэсире булу.
Иҗатчылар, "Шигъри Сабантуй" катнашучылары өчен 8.30да башланган бәйрәм көне буе дәвам итте. Фестивальне тантаналы рәвештә ачудан соң, катнашучылар өчен Рәдиф Гаташ, Галимҗан Гыйльманов, Рәмис Аймәт, Халисә Ширмән катнашында махсус мастер-классларлар оештырылды.

Оештыручылар белдерүенчә, "Шигъри Сабантуй", "Илһамлы каләм" бәйгеләренә барысы 400дән артык иҗади эш килгән. Шунлыктан, жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бер дә җиңелләрдән булмаган. Ә "Шигъри Сабантуй" бәйгесе җиңүчеләре исемнәре белән бераздан таныша алачаксыз.

Источник информации: Дарелфөнүн