16 октября 2015
РУС ТЕЛЛЕ СТУДЕНТЛАР ТАТАР ТЕЛЕННӘН КӨЧ СЫНАША

14 нче октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә рус телле студентлар өчен татар теленнән VIII Республика  вузара олимпиадасы гөрләп үтте. Олимпиаданың максаты - Татарстан Республикасында татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр булдыру, рус телле яшьләр арасынада татар телен популярлаштыру. Олимпиаданың бурычлары булып студентларның татар телендә сөйләм күнекмәләрен һәм осталыкларын ачыклау һәм үстерү, хәзерге вакытта татар  теле, татар тарихы һәм  мәдәниятенең фунцияләшүе белән бәйле лингвистик һәм социаль-мәдәни белемнәрне пропагандалау, студентларны мәдәниятләр диалогы һәм толерантлык рухында тәрбияләү тора.

Олимпиаданы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Рәдиф Рифкатович олимпиадага килүчеләр арасында чит ил студентларының үткән еллар белән чагыштырганда күбрәк булуы, ә бу, үз чиратында,  татар теленә карата кызыксыну арту һәм татар телен өйрәнү даирәсе, географиясе  киңәя баруын  ассызыклап үтте. Әлбәттә, олимпиадада катнашучыларны финалга чыгулары белән котлап, аларга татар телен өйрәнүне дәвам итү теләген белдерде. 

Олимпиадада катнашучыларны Төркия профессоры Мостафа Өнәр сәламләде. Ул телләр өйрәнү өчен, мөһим урынны мотивация алып торуын, ә олимпиада кебек чаралар моның өчен барлык шартлар да тудыруын белдерде. Мостафа Өнәр: “Мин һәр елны Казанда кайнаган татарча олимпиаданы күреп куанам. Татар теле - төрки телләр арасында иң алдынгыларының берсе. Без бу тел белән горурланабыз, сокланабыз. Сезгә киләчәктә татар телен һәм мәдәниятен Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдә танытуыгызны телим!” – дип  катнашучыларга уңышлар теләде. Үткән ел олимпиадасы гран-при иясе – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Сидорова Ксения катнашучыларга уңышлар теләде.

Олимпиада эше барышы белән педагогия фәннәре кандидаты, гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты Кадрия Сөнгәт кызы Фатхуллова таныштырды. Олимпиада эше ике турдан тора: I тур – лексик-грамматик һәм коммуникатив биремнәрне, текст белән эшләүне үз эченә алган язма тур; 50 балл белән билгеләнә; II тур – аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләшү туры. Һәр катнашучы 2-3 минут билгеле бер темага сөйләргә тиеш. 30 балл белән билгеләнә.

Катнашучыларга килгәндә, 7 югары уку йортыннан 169 заявка кабул ителде. А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты,  Әлмәт дәүләт  муниципаль хезмәт институты, Россия ислам университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе, Казан федераль университеты, Казан технологик университеты студентлары татар теле белемнәрен сынап карадылар. Катнашучыларның 28 е чит ил студентлары: ТаджикстанТөркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстан, Нигерия, Япония, Кытай, Вьетнам. Елдан-ел чит ил студентларының татар теле белән кызыксынулары арта баруы шатландыра.

Иртәдән кичкә кадәр волонтер студентлар бер минутка да тынып тормады. Студентларны каршы алу, аларны теркәү, юл күрсәтү, олимпиадага кагылышлы сораштырулар үткәрү, фотоистәлекләр ясап, видеога тешерү, олимпиада барышында аларны күзәтеп тору һәм соңыннан эшләрне барлау – барысын да көләч йөзле 4 курсның 10.2-201 төркеме тиешенчә, урынына җиткереп башкарып чыкты. Сораштырулардан шунысы ачыкланды: студентлар  татар телен бары югары уку йортында өйрәнә башлаган, ә берничә студент, гомумән, татар телен яратканга үзләреннән өйрәнгәннәр икән. Студентлар арасында берничә ел рәттән катнашучылар да бар. Гомумән, алар татар теле дәрәҗәсен белүләрен тикшерергә, яңа дуслар табарга һәм үз-үзләрен сынарга килгәннәрен белдек.

VIII Республика  вузара олимпиадасы гади генә сынау булмады. Ул чын мәгънәсендә татар теленең үсешен һәм популярлыгының күрсәткече. Шуны да әйтергә кирәк, “Ана теле” онлайн мәктәбендә ун меңнән артык кеше белем ала, шуларның 300-400е - чит ил гражданнары. Кызыклы факт: бу илләрнең кайберләрендә татар диаспорасы бөтенләй юк. Бу уйланырга урын калдыра. Барлык җинүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз, татар телен тагын да камилләштереп, киләчәктә саф татар телендә аралашуыгызны һәм телибез.

Олимпиада җиңүчеләре

Источник информации: Шиһапова Гөлүсә, 10.2-201 төркеме