15 октября 2015
"Яңа исемнәр" проекты

Татарстаннан һәм башка регионнардан җыр сәнгатенең яшь асылларын барлаучы Ваһапов фестивале кабат яңа исемнәр ача. Күптән түгел быелгы фестивальнең дәвамы буларак "Яңа исемнәр" дип аталган өр-яңа проект тәкъдим ителде.
Кабатланмас программада Азат Абитов, Артур Шөгәепов, Рәнис Габбазов, "Болгар кызлары " триосы, Марсель Фәтхуллин һәм Гөлназ Асаева кебек яшь талантлар катнашты. Алар берсеннән-берсе үзенчәлекле шәхесләр икән. Азат Абитовны гына алыйк. Чуашиянең Шыгырдан авылында туган бу егет киләчәген профессиональ футбол белән бәйләргә хыялланган. Аягы яралану сәбәпле, футболчы карьерасы турында онытырга мәҗбүр булган. Аның каравы җырларга Азат кечкенәдән яраткан. Әти-әнисе – музыкантлар. Әтисе улын балачактан ук җырларга өйрәткән, бергә бәйгеләргә йөргәннәр. Үзен “Татар моңы”, “Ягымлы яз”, “Урмай моңы” бәйгеләре аша таныткан. Шунда аны Венера ханым Ганиева күреп алып, музыкаль белем алырга тәкъдим иткән. Әйе шул, Азат аңа кадәр нота да таный белмәгән, ә бүгенге көндә ул – Казан дәүләт мәдәният институты студенты. 
“Үземне эзләгән чакта җыр белән җитди шөгыльләнмәдем, соңрак барыбер сәнгать үзенекен итте. Музыкаль белеме булган башка җырчылардан курыкканым булмады, киресенчә, алар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә торып, һөнәри киңәшләр сорап, тәҗрибә җыям. Әлегә артист тормышы миңа ошый”, - дип серен ачты Азат Абитов.
Концертның иң татлы өлешендә сәхнәгә Башкортостан егете, яшьләр кумиры, Мәскәү кунагы – Радик Юльякшин чыкты. Залны шактый тетрәндергәч, сәхнәдәге урынны ул шулай ук танылып өлгергән моңлы сандугач – Гөлсирин Абдуллинага тапшырды.
Күтәренке рухтагы эстрада композицияләре, яңа яңгыраштагы ретро җырлар, татар халык көйләре, дуэтлар, яңа тавышлар – “Яңа исемнәр” программасы берсен дә битараф калдырмады.
Чараның махсус кунагы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева үзе килгән иде. Концерт һәм, гомумән, яшь башкаручылар турында ул болай диде:
“Бугенге тамаша җыр-сәнгать сөючеләрне яңа исемнәр белән сөендерә, мәркәзебез һәм республикабыз күгендә яңа йолдызлар кабыза. Беренчедән, сәхнә графикасы искиткеч. Икенчедән, халык җырлары да хозурландыра. Ә аларны җиренә җиткереп башкару – үзе бер сәләт. Гомумән, яшь артистларны татар халык җырлары белән кызыксындыруда Ваһапов фондының саллы өлеше бар. Остаз буларак, шәкертләрем белән горурланам, кайбер урында тәнкыйть белән дә карыйм. Шулай да мактарлык әйберләр күбрәк”.
Венера ханымның бүгенге татар эстрадасы һәм татар җыр сәнгате турында да аерым фикере бар. Аның уйлавынча, бу концертта катнашучыларның җыр сәнгатенә карашлары бик җитди. Ваһапов фонды канаты астында иҗат иткәндә, аларга артист буларак югалырга бернинди сәбәп тә юк, чөнки фондта да җырчыларга җитди карыйлар, фонограммалары, чыгыш куелышларына зур игътибар бирелә, ди ул. Һәрдаим оештырыла торган мондый эчтәлектәге концертлар да аларның иҗат учагына сүнәргә бер минутка да рөхсәт бирмәс.
Концерт, чыннан да, бер сулышта каралды. Сәхнәдәге Ваһаповлар, Бигичевлар һәм Илһамнар дәрәҗәсенә омтылучы яшьләр балкыды. Оештыручыларның максаты - республикабызда бөекләрнең мирасын өйрәнү һәм пропагандалау. Яшь талантларны тагын да үстерер, канатландырыр дигән өмет белән мондый чараларны һәрдаим оештырырга карар кылынган. 

 

Источник информации: Регина ШИҺАБЕТДИНОВА