14 октября 2015
"ТЕЛЛӘРНЕ ҺӘМ МƏДƏНИЯТЛӘРНЕ САКЛАУ ҺӘМ ҮСТЕРҮ" дип аталган IV ХАЛЫКАРА ФОРУМ

Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү - Татарстан Республикасында, Россиядә һәм бөтен дөньяда әһәмиятле иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләрнең берсе. Кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә тартылулары, шәхесара һәм мәдәниятара аралашуы - хәзерге вакытта бик мөһим. Әлеге мөһим мәсьәләне нәтиҗәле хәл итү өчен, җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең иҗтимагый әһәмиятен үстерергә, киләчәк буыннарда үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыкларның телләренә, мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләргә кирәк.

Туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүнең әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү ихтыяҗы уңаеннан Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Н. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 2015 нче елның 14-19 нчы октябрендә “Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” IV Халыкара форумын үткәрелә.

14нче октябьдә IV халыкара форумның тантаналы ачылыш утырышы булды. Бу тантана Казан федераль университетының  уку-укыту эшләре буенча проректоры Д.А.Таюрский һәм  Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдиновның сәламлаү сүзләре белән башланып китте. Әлеге чарада Россия фәннәр академиясенең тел белеме институты директоры, Россия фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы В.М.Алпатов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты  милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Д.М. Мостафин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының  ТРсы халыклары телләрен үстерү секторы  мөдире Г.Х.Гыйльманов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль  консулы Турхан Дильмач,  Иран Республикасының Казандагы Генераль  консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Мохсен Фагани,  Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе, ТРсының Дәүләт Советы депутаты Р.З. Закиров та катнашты. Алар үз чыгышларында форумны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен, ә форумда катнашучыларга уңышлы эшләр теләделәр.

Форумга килгән чит ил кунаклары исеменнән Төркиянең Хәҗеттепе (Әнкара шәһәре) университеты профессоры  Шүкрү Халюк Акалын,  Вена университетының славистика Институты профессоры, Вена археографик форумына нигез салучы, «Wiener Slawistische Jahrbuch» журналының мөхәррирләреннән һәм нәширләреннән берсе Хайнз Миклас, Польшаның  Ольштын шәһәре Варм-Мазурск университеты профессоры, Көнчыгыш Европаны өйрәнү Үзәге директоры   А.К. Киклевич, Әзербайҗаннан  НАНА архитектура һәм сәнгать институты доценты  В.Г.Керемле  сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Төрки мәдәниятләрнең Халыкара оешмасы ТЮРКСОЙ генераль секетаре Дюсен Касеновның Форум ачылу тантанасы уңаеннан  җибәрелгән котлавы да зал тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Ачылыш тантанасыннан соң  кунаклар  Лев Толстой исемендәге филология һәм сәнгать институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм сәнгате  бүлеге укытучылары һәм студентлары тарафыннан әзерләнгән концерт  карадылар.

“ТЕЛЛӘРНЕ ҺӘМ МƏДƏНИЯТЛӘРНЕ  САКЛАУ ҺӘМ ҮСТЕРҮ” дип аталган  IV халыкара форум 16нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Ул үз эченә түбәндәге чараларны ала:

 «Күпмәдәниятле һәм күпконфессияле җәмгыятьтә туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү: дөнья тәҗрибәсе һәм заманча технологияләр» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция;

«Мәдәниятара бәйләнеш контекстында сәнгать һәм аны укыту» дип аталган IV халыкара фәнни-гамәли конференция;

 «Шәрык һәм Гареб мәдәниятләре контекстында төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция;

«Бүгенге көн германистикасы» дип аталган халыкара фәнни конференция;

«Чагыштырма лингвистиканың гамәли аспектлары: туган тел нигезендә чит телгә өйрәтү» дип аталган II халыкара фәнни-гамәли конференция;

 Татар теле укытучылары өчен уздырыла торган «Техник һәм табигый фәннәр факультетларында татар телен укытуда заманча методларны куллану» республикакүләм вузара фәнни-методик семинар;

Укучылар һәм студентлар өчен уздырыла торган «Мәһдиев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе;

Рус телле студентлар өчен татар теленнән уздырыла торган VIII Республика олимпиадасы.

Галимнәр һәм җәмәгать әһелләре шулай ук «Милли тәңгәллек һәм  туган телләрне саклау: проблемалар һәм перспективалар”, «Россиядәге тел һәм мәдәниятләр  төрлелеге шартларында рус теле» һәм “Күпмәдәниятлек шартларында конфессияара мөнәсәбәтләр: үткәне һәм бүгенгесе” дип аталган түгәрәк өстәлләрдә фикер алышачаклар.