13 октября 2015
Мин ни өчен татар журналистикасына укырга кердем?

Әлеге сорауга Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасының беренче курс студентлары җавап бирде.


Җаваплылык тоям

Ләйсән Галиуллина

Быелгы елның авыр да, җаваплы да булачагын берничә ел элек үк фаразлап куйган идек, шулай килеп чыкты да. Мин гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамладым, бердәм дәүләт имтиханнарын бик уңышлы тапшырып, югары баллар җыйдым. Болай дип бүген әйтүе генә җиңел, өйдәгеләр дә, мин үзем дә бик борчылдык. Аннан һөнәр сайлау, кайсы уку йортында белем алуны дәвам итү мәсьәләсе килеп басты. Югары белем алу теләге – бер нәрсә, ә менә укырга керүләре икенче мәсьәлә шул. Шөкер, мин бүген студент! Татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. Мин татар баласы, үз милләтемнең кечкенә генә генә бер кыйпылчыгы. Рус мәктәбендә укырга туры килсә дә ана телен бик яратам. Минем үз илемдә, үз телемә хезмәт итеп яшисем килә. Ә моның өчен күп өйрәнергә кирәк. Татар журналистикасының тарихын белү дә, татар телен су кебек эчкән остазлардан дәрес алу да мәслихәт. Өйрәнермен, тырышырмын! Татар теле үссен, баесын, аның еракларга таралган даны тагын да артсын, күркәмләнсен өчен мин дә нәни генә өлеш кертә алсам, бик бәхетле булыр идем.


Тырышсаң, максатыңа ирешәсең

Фәнүзә Сираҗиева

Журналист һөнәре үзенә күрә кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта җаваплы да. Бу белгечлекне алган кешеләр бары тик журналистларга хас булган сыйфатларга гына ия булырга тиеш. Чөнки нинди генә хәлгә калса да, нинди авырлыкларга юлыкса да, журналист югалып калмаска тиеш.

Мин дә журналист һөнәрен сайларга булдым. Чөнки журналист һөнәре минем өчен иң кызыклысы. Мөһим яңалыкларны белеп тору, аларны халыкка җиткерү, ниндидер проблемаларны күтәреп чыгу, кешеләргә булышу – болар барысы да минем өчен бик кызыклы һәм әһәмиятле. Журналист һөнәре һәрвакыт диярлек мөһим һәм көтелмәгән очрашулар, сәяхәтләр белән бәйле. Минем өчен журналист ул – максатчан, җиңел аралашучан, катгый һәм ярдәмчел кеше була белү.

Атаклы журналистларның берсе Бари Корбановның чыгышы белән безнең нәселдән булуы да миңа бу һөнәрне сайларга таяныч булды. Аның кебек иҗат юлын үтәргә, аның эшен дәвам итәргә телим. Тырышкан ташка кадак каккан, диләр. Тырышсаң, максатыңа ирешеп була.


Туган телеңне белсәң...

Марсилә Фәхретдинова

Мин татар баласы, миндә татар каны ага, минем милләтем, үткәнем һәм киләчәгем – ул татар теле. Һәр кеше өчен дә үз туган теле бик якын һәм кадерле булырга тиеш. Мине татар журналистикасына укырга керергә нәкъ тә менә үз милләтемә булган мәхәббәт этәрде. Чөнки мине туган телем тәрбияли, үстерә һәм яшәтә. Минем аның тарихын тирәнтен үзләштерәсем, барлык кануннарын да беләсем, туган телем турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплыйсым һәм аны башка халыкларга да житкерәсем килә. Шуның өчен дә мин тормышымны татар журналистикасы белән бәйләргә булдым. Тик кайвакыт татар балаларының үз телләрен бөтенләй дә белмәгәннәре очрый. Аларга карыйсың да, ниндидер бер уңайсызлану хисе тоясың. Чөнки саф татар балалары үз телләрен белмиләр, димәк, үзләренең каян килеп чыгышы аларда бөтенләй дә кызыксыну уятмый дигән сүз. Шундый уйларым мине татар журналистикасын сайларга этәрде. Тәвәккәл, кыю, үз милләтен хөрмәт итүчеләр һәм, әлбәттә, иҗат итүгә бар күңелен багышлаган кешеләр журналистикада үз урыннарын тапмый калмас.


Үз телемдә язачакмын

Лилия Әхмәтгалиева

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Мин, татар булып та, татарча укый, сөйләшә белмәүчеләрне кызганам. Чөнки алар туган телне белмәүләре аркасында бик күп нәрсәдән мәхрүм калалар. Алар татар теленең матурлыгын, искиткеч нәфислеген сизмиләр. Халкыбызның горурлыгы булган, әдәбиятыбызны бизәүче күренекле шәхесләребездән М.Җәлил, А.Алиш, Ә.Еники, М.Мәһдиев әсәрләрен бөтен нечкәлеген, тәмен тоеп укый алмыйлар. Әлбәттә, рус һәм чит телләрне белү бик кирәк, ләкин татар телен югалтмау да минем өчен бик мөһим. Киләчәктә минем дә үз туган телемдә сөйләшеп яшисем килә. Булачак һөнәремне дә мин шуңа карап сайладым. Алдагы тормышымда минем, татар журналисты булып, үзебезнең телне, милли байлыгыбызны саклап калуда өлешемне кертәсем килә. Безнең тарихыбыз, милләтебез, бүгенге һәм киләчәк көнебез югалмасын өчен, телебезгә тугры булып, һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстаныбызда яшәсәк иде.


Хыялым чынга ашты

Ләйсән Кадырова

Мәктәптә укыганда беренче тапкыр язгач, үз фикеремне белдергәч, кызык булып китте. Шуннан мин журналист һөнәре белән кызыксына башладым. Беренче язмалар, репортажлар туды. Тора-бара бер хыял барлыкка килде: чын милли журналист булсам иде. Ниһаять, мин горурлык белән Казан университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы студенты исемен йөртә башладым. Бервакыт миңа, син ни өчен нәкъ менә татар журналистикасын сайладың, дип сорау бирделәр. Шунда мин уйланып калдым. Мин бит, чыннан да, халыкара һәм рус журналистикасы арасыннан сайланып та тормадым. Турыдан-туры милли журналистика кафедрасына киттем, чөнки татар журналистикасы минем туган телем белән бәйле. Киләчәк һөнәрем үземнең халкыма, республикама хезмәт итәчәк. Татар журналистикасын өйрәнеп, үз халкымның мәдәнияте белән тагын да якынрак танышырга телим. Боларның барысы да үзеңне рухи яктан үстерергә мөмкинлекләр бирә.


Хезмәтем халкыма кирәк

Инсаф Миңнехуҗин

Журналист — ул беркайчан да искерми торган һөнәр. Ул һәрвакыт өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар, вакыйгалар белән таныштырып тора, халыкка рухи азык бирә. Журналистның аралаша белү әдәбе, сөйләм культурасы югары булырга тиеш. Журналист урыннардан хәбәрләрне «кайнар таба»дан төшкәч тә «авыз итәргә» ярата. Шуның белән ул халыкка якын тора да. Редакциягә килгән хатлар белән дә журналист эш итә. Ә хатларда — кеше язмышлары. Алар үз хәсрәт-кайгыларын уртаклашалар, кемнәндер ярдәм көтәләр. Аннан соң журналист һөнәренә ия булган шәхес үзендә эч сереңне уртаклашырдай психолог сыйфатлары тәрбияләргә тиеш.

Интернет тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керсә дә, халык вакытлы матбугаттан читләшми. Дөньяда, илебездә булган хәбәрләрне журналист халыкка көне-сәгате белән җиткереп тора. Димәк, минем хезмәтем халкыма кирәк. Ә дөньяда яшәгәндә, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою — нинди зур бәхет! Шуның өчен киләчәгемне мин халкыма хезмәт итүдә, аңа кирәкле булуда күрәм.


Зур тормышка адым

Зөлфәт Галимов

Бер ел элек шушындый олы тарихлы, дәрәҗәле университетка керә алуымны төшләремдә дә күрә алмый идем, ә хәзер, үз күзләремә ышанмыйча, биредә укып йөрим. Һөнәрем буенча эш табу безгә авырлык тудырырга тиеш түгел кебек. Чөнки КФУда теоретик белемгә генә түгел, практик эшләргә дә җитди карыйлар. Журналист һөнәрен алсак, без һич кенә дә югалып калмабыз. Бигрәк тә милли журналистика юнәлешендә үссәк, талантлы журналистлар булып җитешсәк. Алдагы тормышымда бик каты теләсәм инде, рус телендә дә язырга сәләтем бар. Мин өч телне дә әйбәт кенә беләм, ә хәзер дүртенчесен өйрәнергә тырышам. «Һәр илнең ачкычы – тел. Телен белгән ил ачар», – дип, татар халкы дөрес әйткән. Журналистларның да төп коралы – тел.

Источник информации: "Darelfөnүn" газетасы