12 октября 2015
Буа мәдрәсәсенә 210 ел!

10 октябрьдә Буа драма театры бинасында Буа шәһәре һәм районы хакимияте, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, КФУ вәкилләре катнашында Буа мәдрәсәсенә 210 ел тулуга багышлап “Татарстанда Ислам мәгарифе: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан сәлам тапшырды һәм фәнни җыенның уңышлы узуын теләде.

КФУ доценты Азат Марс улы Ахунов үз чыгышында Казан университеты 1804 елда ачылса, Буа мәдрәсәсе бер елга соңрак, ягъни 1805 елда ачылган дип искәртте. Буа мәдрәсәсе кадими саналганга күрә җәдиди мәдрәсәләр кебек үк данлыклы булмый, ләкин ул бу төбәкнең зур гыйлем учагы исәпләнгән, диде.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Буа мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәшит хәзрәт Маликовка һәм шәһәр администрациясенә конференцияне оештырган өчен бик зур рәхмәт әйтте. Хакимият булышмаса, мондый чаралар оешмый, диде ул.

Исламны өйрәнү үзәгенең фәнни хезмәткәре Данияр Гыйльметдинов Буа мәдрәсәсен оештыруны патша Россиясенең Бохара ханлыгына һәм Иран шаһларына каршы үткәргән сәясәтенә бәйләп аңлатты.

Конференция тәмамлангач, Буа мәдрәсәсендә өйлә намазы укылды. Аннары конференция кунаклары Буа шәһрендә 7 нче мәчет ачылышында катнаштылар.

Источник информации: Илһам Фәттахов