10 октября 2015
Казан шәһәрендә Төрки яшьләр фестивале үтә

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә Төрки яшьләр фестивале үтә. Фестивальдә төрле илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән яшьләр катнаша. Бу чарада катнашучылар Казан федераль университетытың Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булдылар, институт белән таныштылар, Казан халыкара лингвистика үзәген карадылар. “Ана теле” он-лайн мәктәбе кунакларда зур кызыксыну уяты.

Форумда катнашучылар белән институт директоры  филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире  филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Милли белем бирү идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова очрашты. Чыгыш ясаучылар Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, бу институттагы белгчлекләр, институт кысаларында гамәлгә куела торган проектлар, ТР телләре тулындагы дәүләт программасы, яңа буын дәреслекләр турында сөйләделәр, кунаклар өчен кызыклы, файдалы мәгълүматлар бирделәр.