09 октября 2015
ЖУРНАЛИСТЛАР УКЫТУЧЫ БУЛДЫ

Мәктәпне тәмамлаганда, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә “Алда юллар – кайсын сайларга?..”, дип җырлаганыбызны хәтерлим. Бүген заманасы да, укучылары да башка шул. Җаваплы адым – һөнәр сайлаганда, җиде кат уйлый, бер кат кисә мәктәп укучысы хәзер. 
Әллә алай түгелме? Кеше тормышындагы бу этапны ничек үтәргә? Булачак һөнәрне ничек сайларга, нәрсәгә таянырга? Башкалабызның 42 мәктәп укучылары һәм без – татар журналистикасы кафедрасы студентлары – Алсу Зинурова һәм Раил Садретдинов катнашында үткән татар теле дәресе шушы темага багышланган иде. 
Бу юлы үзебезгә дә һөнәр алмаштырырга туры килде. 45 минутка гына булса да үзебезне укытучылар итеп хис иттек. Чөнки укучыларга кызыклы да, шул ук вакытта аңлаешлы да итеп, журналистика нәрсә ул, бүген журналистның җәмгыятьтә тоткан урыны нидән гыйбарәт, журналист һөнәренең плюслары һәм минуслары, ул ия булырга тиешле сыйфатлар нинди дигән сораулар буенча фикер алышырга кирәк иде. 
Сыйныф безне җылы каршы алды. Табигатьтәге иртә буран да биредәге атмосфераны бозмады. Мәктәпнең татар теле укытучысы Гүзәлия Зәитова укучылардан иң беренче кем булырга теләүләрен сорап чыкты. Җаваплар төрле иде – укытучы, инженер, табиб, артист... Әмма араларында журналист булырга теләүчеләр юк икән. 
Безнең төп максат – үзебезнең булачак һөнәребезнең кызыклы да, җаваплы да, шул ук вакытта куркыныч та, җәмгыятьтә бу һөнәр ияләренә бүген аеруча да ихтыяҗ булганын исбатлау иде. 
Аудиториягә тәкъдим иткән “Журналист кем ул?” – дигән сорауга без төрле җаваплар алдык. Әмма укучыларның бу һөнәр турында дөрес күзаллауларын белдек. “Журналист ул – мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм тарату белән бәйле иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүче”, - дигән билгеләмә китереп чыгадык. 
Безгә укучыларның бүгенге мәгълүмати плюрализм чорында журналистны ничек күзаллаулары кызык иде. Иҗади эш итеп үзләренә ватманда замана журналистының портретын ясарга тәкъдим иттек. Ни гаҗәп, ике төркем дә бу һөнәрне хатын-кызныкы дип саный һәм телевидение белән бәйләп аңлата. Бер төркемнең рәсемендә журналист бронежилеттан булса, икенчеләр аны зәңгәр экраннардан һәм билгеле бер кысалар эчендә күзаллый.
Әйе, һөнәр сайлау – җиңел түгел. ничек кенә булмасын, укучылар тәкъдим ителгән “Мин телим!”, “Мин булдырам!” һәм “Мөмкинлекләр” дигән формуладан куллансыннар иде. 
P.S. Укытучы булдык дигәннән... Җир йөзендәге мәңге бетмәс һәм мәрхәмәтле һөнәрне җиңелләрдән санап ялгышканбыз булып чыкты. Биредә дә ныклы әзерлек, үз дулкынлануыңны җиңә һәм аудитория алдында үзеңне тота белү кебек сыйфатлар кирәк икән. Хәер, укытучы белән журналист арасында аерма зур түгел, максатлар һәм ия булырга тиешле сыйфатлар бер үк...   

 

Источник информации: Раил САДРЕТДИНОВ.