06 октября 2015
Затлы укучыга – затлы газета

"Безнең газетабыз 1995 елда чыга башлый. Ул еллар сөенә-сөенә татар китаплары, газета-журналлары чыгару белән аерылып торса, бүген без  икенче стадиягә кереп барабыз”, - ди “Мәдәни җомга”ның баш мөхәррире Вахит Имамов. Ул да булса, милләтебезнең телсез калу стадиясе: татар китапларының тиражлары кими, газета-журналларга язылучылар юк диярлек. Хәзерге вакытта Казанның 39 гимназиясенең дә икесе генә шул исемгә лаек. Шулай ук авылларда күпләп мәктәпләр ябылу процессы бара. Кайбер укучылар күрше авылларга укырга барырга мәҗбүр. Әмма күпчелеге шулай җәфаланып йөрүгә караганда, шәһәргә китеп, берәр училищега укырга керүне күпкә кулай күрә. Ник дисәң, ул болай итеп берьюлы ике куянның койрыгын тота: урта белем дә ала, берәр һөнәр дә үзләштереп чыга. Әмма анда татар телендә укытмыйлар шул, татар әдәбияты да керми. Милләтнең бетүе менә шуннан башлана да...
Вахит әфәнде ассызыклап үткән тагын бер проблема - булачак журналистларның тиешле дәрәҗәдә белем алмаулары. Журналист икътисадка бәйле материалны, бу фәннең нигезләрен белми торып, ничек итеп яза алсын? Яки аны күргәзмәгәгә җибәрсәләр, рәсемнәрнең гуашь беләнме, май беләнме ясалганын белмәсә, ул әйбәт материал яза аламы? Юк, әлбәттә. Шуның өчен, Вахит Имамов фикеренчә, уку дәверендә журналистлар тиешле дәрәҗәдә икътисад фәнен укырга, сәнгать һәм архитектура нигезләрен һ.б. өйрәнергә тиеш.
Вахит Имамов белән әңгәмә бик кызыклы барды. Ул студентларны үзенең туры сүзлеге, кискен карашлары, акылы һәм харизмасы белән сокландырды. Баш мөхәррир шулай ук газета бетәчәк, аны интернет версияләре алмаштырачак дигән сүзләрне дә кире какты. Аның сүзләренчә, кулына алып газет укудан да рәхәтрәк нәрсә юк. Шулай ук Вахит әфәнде журналистиканың киләчәге безнең кулда икәнен ассызыклап үтте. Ул студентларга кешелекле, сатылмый торган, дөреслек өчен көрәшүче булырга киңәш итте. Бөтен әңгәмә барышында баш мөхәррир берсеннән-берсе кызыклы, кайвакыт көлкеле дә тормыш хатирәләрен сөйләде.
Очрашуда “Мәдәни җомга” журналистлары Илгизәр Зәкиев, Хәмзә Бәдретдинов, Сөембикә Кашапова да катнашты.

Хәмзә Бәдретдинов басманың халкыбыз, рухыбыз кайтыр дигән хыял белән яшәве турында сөйләде, газета сәхифәләре белән таныштырды. Мәсәлән, “Яралы язмышлар” сәхифәсе мөмкинлекләре чикле булган ирләрен караган хатын-кызлар -милләтебез горурлыгы турында, “Онытылган яңа исемнәрне кайтару” – тарихыбызга кереп калмаган, әмма милләтебезгә зур өлеш керткән ватандашларыбыз турындагы сәхифә. Хәмзә әфәнде шулай ук бүгенге көндә кызыклы саналган темаларны да әйтеп узды. Ул да булса, Татарстаннан читтә торучы татар галимнәре һәм татар авыллары тарихы. Студентлар шушы темаларга язсалар, бик әйбәт булыр иде дигән фикерен белдерде. 
Илгизәр Зәкиев исә безнең белән бүгенге татар журналистикасына кагылышлы проблемаларны уртаклашты. Яшь журналистларның иң төп проблемасы, аның фикеренчә, русча уйлап язу. Бу проблема мәктәптә уку дәвереннән килә, чөнки күпчелек студентлар рус телендә белем ала, татар мәктәпләрен бетергәннәре бик сирәк. Шуннан калькалаштыру килеп чыга да инде. Материал, бер карасаң, татар сүзләре белән язылган, икенчеләй карасаң, русча. Стилистик хаталарны булдырмас өчен, булачак журналистлар күпләп газета-журналлар, элекке әдәбиятны укырга тиеш. Бу сүзләрне Сөембикә Кашапова да хуплап алды. Аның сүзләренчә, журналист тирән белемле булырга тиеш. Берәр материал язар алдыннан, кая да булса барганда, ул кимендә ике китап укырга мәҗбүр. Илгизәр Зәкиев шулай ук телевидениедән хәбәрләр карарга кирәк, югыйсә, бүген сәясәтне аңлаган кеше аз, дигән фикерен белдерде. 


Источник информации: Зилия Хәбибуллина