05 октября 2015
Мәгариф системасы турында бер-ике сүз

Әнвәр Нуриәхмәтович, укытучының хезмәтен укучысы БДИдән “2ле” алган өчен генә тискәре бәяләргә мөмкинме?  Кызыксынганыгыз юкмы: гадәттә, аттестатсыз калучы укучыларга нинди укытучылар белем бирә...

— Һәрберебезгә яхшы мәгълүм ки, чит илләрдә укучыларның белемен БДИ ярдәмендә бәяләү күптән кертелгән. Безнең өчен ул - яңалык. Ил белән ил арасында аерма бик зур. Ул мәгариф системаларындагы традицияләрдә бигрәк тә ачык чагыла. Бу аермаларны искә алмыйча, чит ил тәҗрибәсен турыдан-туры күчерү уңай нәтиҗәләр бирмәскә дә мөмкин. БДИгә карата карашлар төрлечә.

Берәүләр аны хуплый кебек, икенчеләре аңа каршы. Ә сәбәпләре мондыйрак: БДИ өчен әзерләнгән тестларның сыйфаты начар; укучыларның белем дәрәҗәсе төрле төбәктә төрлечә; махсус тестлар ярдәмендә имтихан алуга караганда, имтиханны ачыктан-ачык уздыру уңышлырак. Бу очракта укытучы укучының белем күләмен генә түгел, аның логик фикерләү дәрәҗәсен дә, мөстәкыйль уйлау сыйфатын да ачыклый. Тестлар абитуриент потенциалын өлешчә генә бәяли ала. Логик фикер йөртә белүче, перспективалы студентны кабул итү мөмкинлеге югала.

БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителгән студент югары уку йортының үзенчәлекләрен белми. Мондыйлар бер уку йортын ташлап икенчесенә күчеп йөриләр. Ә нәтиҗәсе – 0.

Тестларның җавапларын бәяләүдә зур шәһәрләрдә һәм авылларда эшләүче педагогларның критерийлары бер-берсеннән нык аерыла. Моннан укучы зыян күрә.

Бүгенге көндә тестлардагы биремнәрне төрле төбәкләргә тарату мөмкинлеге зур. Объективлык югала! Имтиханны һәр җирдә дә бер үк вакытта уздыру зарур. Монда техник чаралар һәм кадрлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килә.

БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул иткәндә, җәмгыять өчен кирәкле, ләкин халык арасында популяр булмаган белгечләр әзерләүче югары уку йортларына бик аз кеше укырга керергә мөмкин.

БДИ баллары буенча берничә вузга кабул ителгән абитуриентлар югары уку йортына студентлар туплауда кыенлыклар тудыра. Планлаштырылган студентлар уку йортына килми. Буш урыннарга очраклы, әзерлексез яшьләр эләгә.

Соңгы вакытта бер мәҗбүри имтихан калдырып, дүртесен сайлап тапшыру мөмкинлеге турында да сүз бара. Биредә бер тискәре күренеш шәйләнә: укучы вузга БДИ нәтиҗәсе белән кабул ителгәндә, мәктәптәге уку фәннәре "кирәкле" һәм "кирәксез"гә әйләнмиме? Профильле укытуга күчкәч, бу хәл мәктәпнең тәрбияви максатларын үтәүгә комачаулаячак!

Кайбер мәктәпләрдә программа материалының тулысыңча үтәлмәве кебек тискәре күренешләрне дә күзәтәбез. Укучыларның бер өлеше математикадан имтиханны "2"легә тапшыруы, "5" леләрнең бик сирәк кенә булуы - шуның ачык мисалы бит инде.

Безнең фикеребезчә, БДИ, һичшиксез, кирәкле чара. Бердәм белем пространствосы булдыруда, мәгарифнең төбәкләрдәге торышы турында объектив мәгълүмат туплауда аның әһәмияте зур.

Сез мәктәпләрдә еш буласыз. Иң беренче чиратта, нәрсәләргә игътибар итәсез? Укытучылар һәр очрактада сезнең таләпләргә җавап бирәме?

— Әлбәттә инде, безнең – мәгариф өлкәсендә эшләүче галимнәрнең төп максаты укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм камилләштерү юлларын күрә белү. Дәрескә әзерләнгәндә укытучы балаларга яңа белемнәр бирү турында да, тәрбияне тормышка ашыру чаралары, укучы шәхесен формалаштыру, акыл үсешен камилләштерү хакында да уйларга тиеш.

Укытучыга хөрмәт арта бара, дибез. Бу чыннан да шулаймы? Чит илләрдә  укытуга хөрмәт ниндирәк?

— Соңгы елларда укытучыга карата хөрмәт-ихтирам артуын чын мәгънәсендә күрәбез. Аеруча соңгы 4-5 елда бу профессиянең дәрәҗәсе нык күтәрелде. Ләкин дөньяда бара торган үзгәрешләр безнең тормышны да читләтеп үтми: әхлакый нормалар җимерелә, тәрбия принциплары таркала, гомер буе яшәп килгән кешелеклелек кыйммәтләре алышына, байлар һәм ярлылар арасында аерма артканнан-арта укытучы алдына куелган төп бурыч: яшь буында дөньяга дөрес караш формалаштыру. Һәм ул четерекле эш. Кешелеклелекнең гүзәл сыйфатларын саклап калу өчен, яшь буында түземле рәвештә инанганлык, матурлыкны таный белү, табигатьне ярату һәм саклый, мәдәниятне, тарихны аңлый белү, халыкны, аның телен, традицияләрен, хезмәтне ярату, халыклар арасында дуслык булдыру, аларның тормыш шартларын яхшырту, яшәешне камилләштерү кебек сыйфатларны булдыруда укытучы эшчәнлегенең әһәмияте гадәттән тыш зур, җәмгыятьнең кайсы юнәлештә үсүе нәкъ менә укыту һәм тәрбиянең нәтиҗәлелегенә бәйле. Укытучы эшчәнлеге илнең икътисадын, әхлакый, рухи көчен үстерүгә җирлек тудыра. Аның үзенә хөрмәт-кадер булмаса ни булыр?!