23 сентября 2015
ВОЛГОГРАДТА 2 КӨН

Турист букчасы, биштәр таккан студентлар бер-бер артлы кичкә таба УНИКСка агыла башлады. Барысы – 41 кеше. Алар арасына мин дә килеп бастым. Әмма без турпоходка кырга да, елга ярына да чыгасы түгел, ә шушы кешеләр белән герой-шәһәр Волгоградка барасы. Бу КФУның активист-студентларга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңү уты – буыннар хәтерендә» бәйгесе җиңүчеләре өчен бүләге. 
Юл кешесенең юлда булуы хәерле...
Автобусыбыз тын гына кузгалып китте. Барасы юлыбыз озын – тукталышлар белән 17 сәгать! Юлда күп йөрергә туры килсә дә, мондый озын сәфәргә чыкканым юк иде әле. Әмма үз уйларыма чумып, автобус тәрәзәсенә текәлеп барырга туры килмәде үземә. Чөнки юлдашым үземнән дә шәбрәк булып чыкты. Айзирәк Садыков – биология һәм химия укытучысы булырга әзерләнүче егет шундыйлардан. Җәйге практикасын ак диңгездә уздырган кеше буларак, аңа юл озын тоелмады. Сүз иярә сүз китеп, әңгәмәдәшемнең энтомология (бөҗәкләр турында фән) белән кызыксынуын, үз коллекциясен җыюын, төркемнәрендә староста, кыскасы, уку алдынгысы икәнлеге дә ачыкланды. 
Тор, шәкерт, җиттек Волгоградка...
Әлбәттә, автобус «кучеры» безгә алай дип эндәшмәде. Әмма Волгоградка килеп җитүебезне сизмичә дә калдык. Ерактан – Мамай курганы биеклегеннән күренеп торган Ватан-ана скульптурасы гына безнең нәкъ менә герой-шәһәр Волгоградта икәнлегебезне тиз төшендерде. 
Волгоград – сәнәгать шәһәре. Шуңа да безне матур-матур биек йортлар, чиста урамнар, чәчәк клумбалары каршыламады. Болар урынына пәрәвез ятьмәсе кебек шәһәр өстен чорнап алган трамвай, троллейбус, электр чыбыклары, һәр бинага, һәр йортка, кибет-сәүдә үзәкләренең һәр квадрат метрын чуарлап торган реклам сәлам бирде. Шәһәрдән алган беренче тәэсирләр шулардан гыйбарәт иде. Шәһәр үзе озын һәм тар. Буйга йөреп чыгу өчен 3,5 сәгать кирәк булса, аркылыга нибары 1,5 сәгатьтә дә үтеп була. 
Биредә төп рольне тимер юл уйный, электричка да гади шәһәр җәмәгать транспорты булып санала. Ул Идел буйлап сузылган. Шәһәр эчендә берничә поезд күпере бар. Шуларның берсе астыннан чыкканда, зур автобусыбыз «кысылып» кала язды. Шәһәр үзе 2018 елда узачак футбол чемпионатын кабул итәргә әзерләнә. Ул спортсменнарны, кунакларны ничек йөртерләр?!
«Отстроим тебя, родной Сталинград!»
Дәһшәтле сугыш көннәренең берсендә йорт диварына язылган: «Отстоим тебя, родной Сталиград!» сүзләренә сугыш афәтеннән соң кайсыдыр әллә шаяртып, әллә патриотизмга бирелеп, «Р» хәрефен өстәп куя. Шәһәр әле бүген дә төзелеп бетүне таләп итә. Без шәһәр 426 еллыгын (аңа нигез 1589 елда салынган) бәйрәм иткән көннәрдә килеп төшсәк тә, һәр җирдә төзелеш, үзәк урамнарның ябык мәленә эләктек. Еракка китмичә, тарихка мөрәҗәгать итик.
Хәзерге шәһәр исеме Волгоградка 1961 елда, Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң бирелә. Аңа кадәр Сталинград (1925 елдан 1961 елга кадәр), ә аннан да алдарак Царицын исемнәрен йөртә. Волгоград – тарихи шәһәр. Илебезнең, халкыбызның язмышы хәл ителгән урын. Монда һәр нәрсә, һәр почмак, һәр адым җир – Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Аның урамнары буйлап йөргәндә, эчке горурлык та, шәһит булып киткәннәр алдында җаваплылык та тоясың. Юкса, мин атлап йөргән урамда гына да күпме кешенең каны коелган, шушы җирдә күпме кеше үз илен сакларга ант эчкән... Әйтерсең, шушы кешеләр әле бүген шул йорт почмакларыннан карап тора сыман. 
Шәһәр сугыш елларында җир йөзеннән юк ителә. Каты бәрелешләр һәр квартал, һәр урам, һәр йорт, һәрбер адым җир өчен бара. Әле быел да төзелешләр, казу эшләре барышында шәһәрдә шартламаган 15 авиабомба табылган. Бу бит бүген – Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән мәлдә, ил-көннәр тыныч, сулар һавабыз саф вакытта... 
Без хәрабәләрдән соң иң беренче торгызылган үзәк урамнарның берсе – Тынычлык урамыннан барабыз. Биредә урнашкан йортларның барысы да 1944-1949 елгылар. Алар зур һәм тупас 5 катлы сталинкалар. Үзләре җитмәсә соры төскә буялган, кайберләренең инде акшары да купкан. Казан үзәгендәге уйлап эшләнгән, нәфис йортлардан соң боларга бер затлылык, зәвык җитми кебек тоелды. Әйтерсең, алардан күпме тырышып та җиткерә алмаган коммунизм, социализм өрәге чыгып тора... Урам исемнәре дә шуны ук хәтерләтә: Совет, Рабоче-Крестьянская, 50 лет Октября, 13-й Гвардейской дивизии. 
85 метрлы хатын-кыз скульптурасы
Сугыштан соң шәһәрдә төзелгән иң беренче һәйкәл – НКВДның 10 нчы дивизия сугышчыларына куелганы. Чөнки үзләренә иң беренче булып һөҗүмне нәкъ менә алар кабул итә. Гомуми биеклеге – 22 метр, чекист үзе – 5, пьедестал – 17 метр. Төп мәгънәсе – кылыч белән килгән – кылычтан китәр. Шуның янында гына этләргә куелган һәйкәл. Бу дүртаяклы дусларыбыз үз гомерләрен аямыйча кеше әйткәнне үтәгән, кеше боерыгы белән үлемгә барган, йөзләгән немец танкларын теге дөньяга озаткан. 
Автобус тәрәзәсеннән күзем җимерек бер бинага төште. Казанда да мондый биналарны күргәнгә, гадәти күренеш булып та тоелды ул миңа. (Һәркем чит җирдә дә үзенекен эзли бит). Әмма әлеге бина сугыштан соң тергезелмәгән биналарның берсе. Элек ул тегермән ролен үтәгән, бүген – Сталинград сугышы музей-панорамасы комплексы музее. Кызыл кирпечтән салынган ишек-тәрәзәсез, түбәсез бу коточкыч каркас безгә шул еллар михнәтен, шул еллар дәһшәтен онытмаска өнди сыман. 
Сталинград сугышы һисабына карап эшләнгән 200 баскыч (аларның һәрберсе 15 см биеклектә, 35 см киңлектә) үтәсе бар. Без Россиянең 7 нче хәзинәсе саналган, дөньяда биеклеге буенча Гиннесслар китабына кертелгән «Ватан-ана» монументы астында басып торабыз. Экскурсоводыбыз сөйләгән саннар шаккатыргыч: гомуми биеклеге – 85м, скульптура үзе – 52, кылыч – 33, кул – 20. Скульптураның авырлыгы – 8 мең тонна, үзе тимер-бетоннан корылган. Төзелү вакыты – 1959-1967 еллар. Монументның хезмәт итү вакыты – 100 ел. Бүген ул биеклеге буенча дөньяда 11 нче урында, чагыштыру өчен: Нью-Йорктагы Азатлык статуясы – 46 метр, Рио-де-Жанейродагы Христос-коткаручыныкы – 38.
Аның янында, Волгоградның кайнар сугышлар барган иң биек ноктасында басып торганда, курку да, горурлык та биләп алды үземне...
50 меңнән артык немец солдаты күмелгән зират
Әлеге объект сугыш аркасында юк ителгән Олы һәм Кече Россошки авыллары территориясендә урнашкан. Монда сугыш вакытында ук немец гаскәрләренең зираты була. Совет елларында күпме генә үз солдатларын күмәргә ризалык сорап йөрсәләр дә, моңа ирешә алмый алар. Бары тик 1992 елда гына рөхсәт бирелә, 1993 елдан барлык якын тирә өлкәләрдән, Сталинградның үзендә табылган немец җәсәдләрен бирегә җирлиләр. Бүген зиратны немецлар үзләре карап тора. Дивар итеп әйләндереп алынган түгәрәктә 40 меңнән артык немец солдаты ята. Диварда һәрберсенең исеме, туган һәм вафат булган көне, туу урыны күрсәтелгән. Немец солдатын идентификацияләү камил булган – алар тимер жетон асып йөргән, ә совет солдатының бар мәгълүматы үзе белән йөргән шешәдәге кәгазьдә сакланган. Шуңа да билгесез каберләр бүген дә әле ил буе сибелгән. Зират янында гына күп итеп кублар урнаштырылган. Боларында шундый ук мәгълүмат белән хәбәрсез югалганнар урын алган. 
Юлның сул ягында совет солдатларының каберлекләре. Элек бу зират булмаган. Бүген дә табылып торган совет сугышчыларын монда җирли башлаганнар. 18 меңнән артык үз илен саклаган кеше җирләнгән биредә. Күбесе – туганлык каберлекләрендә. Кайберсе – аерым каберлектә, ә кайберсенең исеме дә ачыкланмыйча калган. Зират эчендә Сталинградны яклап сугышкан Татарстан солдатлары өчен кабер ташы да куелган. Исемле ташлар арасында татар исемле-фамилияле кешеләр дә бар. 
Күп тәэсирләр, онытылмаслык хатирәләр бүләк итте миңа сентябрь көннәренең берсендә Волгоград. Кызыклы, мәгълүматка бай экскурсия бик тә файдалы булды. 
    Волгоград белән без кичке утлар кабынгач саубуллаштык. Әмма хушлашмадык. Шул ук юлны кабат үтәсе булса да – тизрәк кайтып җиттек сыман. Кайтып җитүебез булды, көчле бер агымга килеп кушылдык. Миллионлы шәһәр булса да, Волгоградта тормыш алай ук тиз бармый сыман иде. Дала иркенлегенә ияләшкән күңел Казанның тар урамнарына сыймый иде инде – «бөке»гә эләктек, ә бит Волгоградта аның ни икәнен белмиләр...  


Источник информации: Раил Садретдинов