23 сентября 2015
Казан университеты тарихында – Акчуриннар

Акчуриннар – татар дөньясында киң танылган, халкыбызның йөз аклыгына әверелгән нәсел. Хәйриячелек белән шөгыльләнгән, милләт тормышында якты эз калдырган әлеге нәселнең бер вәкиле– Мәрьям Әлим кызы Акчурина узган гасырның 20нче еллары уртасында Казан Университетының Медицина факультетында укыган. 

Биредә уку бәхете, әлбәттә, һәркемгә тәтемәгән. Ул заманда да Казан университетында белем алу зур дәрәҗә саналган. Бигрәк тә татар хатын-кызлары өчен. Архив материалларына күз салсак, хәтта революциядән соң да университетта белем алучылар арасында татарлар артык күп булмаган. Булганнарының күпчелеге исә уку йортына ирекле тыңлаучы буларак йөргән. КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Мәрьям Акчуринаның документлары бүген дә саклана. Сүз уңаеннан, моннан 200 ел элек, 1814 елда Казан Император университетында медицина факультеты ачыла. 1830 елда аның базасында Казан дәүләт медицина университеты оеша. Университетны тәмамлаганнан соң, Мәрьям Акчурина Казандагы Табибларны камилләштерү институтының балалар клиникасында педиатр булып эшли. Соңрак ул татар язучысы, әдәбият галиме Гомәр Толымбайскийга кияүгә чыга. Белгәнебезчә, язучы хаксыз рәвештә сәяси репрессиягә эләгә. 1938 елның 14 маенда, «халык дошманы» хатыны булуын сәбәп итеп, Мәрьям Акчуринаны да кулга алалар. Күренекле сәүдәгәрләр һәм фабрикантлар нәселе вәкиле 8 елга лагерьга сөрелә. НКВДның Нократ төзәтү-хезмәт лагеренда да ул, Гиппократ антына тугры калып, үзен аямыйча табиб булып эшли. Моның шулай икәнлеген пациентлар гына түгел, җитәкчеләр дә билгеләп үткән. Үз эшен һәрчак намус белән башкарганы өчен, Мәрьям Акчуринаның төрмә срогы 3 елга кыскартыла. «Хрущев җепшеклеге» чорында ул тулысынча аклана.

Источник информации: Ләйсән Исхакова