22 сентября 2015
Студентларның якын дусты!

Ни өчен нәкъ менә укытучылык һөнәрен сайладың дигән сорауга Рөстәм тыйнак кына: «Бу юнәлешне сайлауга әниемнең тәэсире булмый калмагандыр. Ул да педагог булып эшли. Бәлки, бу эш үз-үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәткәнгәдер, бәлки, Һаман да яшьләр арасында кайнап торырга, һәрдаим камилләшергә мөмкинлек булгангадыр. Безнең эш – үзе дә иҗат бит! Кешеләр үзгә булган шикелле, дәресләр дә бер төрле булмый. Хәзерге студентлар – галәми фикерләүле, шәхси философияле, төрле карашлы, кыйммәтләр системасы үзгә булган яңа буын кешеләре һәм андый яшьләрне нәрсәгә дә булса өйрәтү өчен, үзең дә шул ук таләпләргә туры килергә тиешсең», – диде. 

Укытучы – туры юл күрсәтүче!

Фән буларак, география үзендә фәнни-техник про­гресс йогынтысында фор­малашкан зур белемнәр потенциалын туплый. Шуңа да Рөстәм дәресләрендә проектлы укыту техноло­гияләрен куллана. «Дәрес­ ләремә чит ил студентла­рын чакырырга тырышам. Моңа Универсиада 2013 этәргеч бирде. Кытай, Сьерра-Леон, Эфиопия, Германия, Ирак һ.б. ил сту­дентлары белән гел элем­тәдә торабыз, алар минем дәресләргә бик теләп ки­ләләр», – дип ассызыклый яшь укытучы. Чыннан да, бу төр дәресләр бик кызыклы үтәдер. Сту­дентлар билгеле бер ил­нең гореф-гадәт, хуҗа­лык үзенчәлекләре, күре­некле урыннары турын­ да шул ил вәкилләренең үзләреннән үк беләләр. Рөстәмнең фикеренчә, яхшы укытучы булу өчен, укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга, һәр студентның шәхесен ихтирам итә һәм студент­ларның актив хезмәтен оештыра белергә кирәк.

Укытучы – тәрбияче!

Укытучы кеше нинди генә юнәлешне сайласа да, нинди генә педагогик мәсьәләне чишсә дә, аның эшчәнлегенең төп функ­циясе – шәхес тәрбияләү. Р.Фәрхуллин да нәкъ менә шул аксиомага йөз то­тып эшли: укучыларының сәламәтлеген кайгыртып тора, кәефләрен сораша, уңышлары һәм уңыш­ сызлыклары белән кы­зыксына. Аның фикерен­­чә, укытучы студентларының шәхси-психологик һәм ха­рактер үзенчәлекләрен, аларның ни белән кызык­ сынуларын, сәләтләрен, һәвәслеген сизә һәм бәяли алса гына, укучыларының мәхәббәтен, ышанычын һәм ихтирамын яулый ала. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел, шулай да Рөстәм үзе җитәкли торган төркемдә дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәт булдыра алган. Хәзер алар бер-берсен ярты сүздән, ярты караштан аңлый. Нәкъ менә аларның ярдәме һәм волонтерларның ку­раторы булып эшләү тәҗ­рибәсе ярдәмендә Рөстәм Фәрхуллин «2013-2014 уку елында иң яхшы академик төркем» бәйгесендә «Ака­демик төркемнең иң яхшы кураторы» номинациясендә җиңү яулады.

Укытучы – спортсмен!

Рөстәмдә спортка мә­хәббәт хисен әти-әнисе тәрбияли. Ул иртә белән йө­ герергә, бассейнда йөзәр­ гә һәм тренажер залына йөрергә ярата. Ярата гына түгел, ул бу эшләрне һәр­ даим башкара. Шулай ук аны футбол, волейбол, ба­скетбол уеннарында, кыш көне шугалакта да очратыр­га мөмкин.

Укытучы – тикшеренүче!

Яшь укытучы үзенең тикшеренү эшләрен тор­мышын университет белән бәйләгәнче үк башлый. Мәктәптә укыган чакларда ук, төрле конференцияләрдә, фестивальләрдә, белем би­рү чараларында катнаша. Хәзер, укытучы булгач, уку­чыларын да бу эшкә тарта: «Укытучы-тикшеренүче өчен студентларны үзлә­ренең төбәге һәм, гомумән, дөньяның географиясе һәм экологиясе буенча актуаль мәсьәләләрне чишү юллары белән кызыксындыру – бик мөһим һәм җавалы эш», – ди ул.

Укытучы – турист!

Элеккеге Экология һәм география институты база­сында ук «Семь румбов» тур­клубын тергезеп җибәргән Рөстәм Фәрхуллин – хәзер инде аның җитәкчесе. Ул сту­дентлары белән Татарстан эчендә генә түгел, Россия күләмендә походлар оеш­тыра. Мәсәлән, алар Краснодар краенда, Бөек Ватан сугы­шы барган җирләрдә булып кайтканнар. «Иң мөһиме, студентлар үзләре өчен күп яңалык, хис-кичерешләр ала һәм үзләрен турист бу­ ларак сынап карыйлар», – дип исәпли җитәкче.

Укытучы – иҗатчы!

Укытучы кешенең хез­мәте авыр һәм күпкырлы. Белем бирү процессын­ да төрле киеренкелекле ситуацияләр дә булырга мөмкин. Рөстәм андый вакытта юмор хисенә мө­рәҗәгать итә икән. Чын­нан да, әгәр укытучының арсеналында төрле шаяр­тулар, мәкальләр, уңышлы афоризмнар булса, алар уку процессында уңай эмо­циональ фон барлыкка китерергә ярдәм итә. «Шу­лай да, педагогик такт­ны югалтмау, студентлар белән чама хисен белеп сөйләшү зарур», – дип са­ный шаярырга һәм гита­рада уйнарга яратучы укы­тучы.

Источник информации: Алинә Садыйкова