21 сентября 2015
Кибет - безне, без - кибетне.

Беренче супермаркетлар барлыкка килүгә, сатып алучының акча янчыгын бушату хәйләсе дә уйлап табылган. Супер-, мега- һәм башка төрле маркетлар безнең тормышыбызга ныклап килеп керделәр. Алар, дөрестән дә, безгә бик кирәк. Тик теләсә нинди супермаркетларның төп максаты – сатып алучыны төрле юллар белән күбрәк тауар алырга мәҗбүр итү. Әмма! Әгәр дә без кибеткә кергәнче үк бу хәйләләр турында белсәк, акча янчыгыбыз артык бушамас иде. Шуның өчен кибеттә йөреп чыгыйк һәм ничек алдануыбызны аңларга тырышыйк.

Тауар арбалары. Алар 1930 елда АКШта ясалганнар. Бүгенге көндә бу арбалар сатып алучыга алган тауарын җайлы гына машинасына кадәр алып чыгарга ярдәм итә, өстәвенә, аны кире кертеп куясы да юк бит. Иң мөһиме, ул арба кулланылышта гына булсын, ә сатып алучы анда нәрсә тутырасын үзе дә бик яхшы белә. Һәм, дөрестән дә, ипи алырга гына керүче арбаны ала һәм тулаем аның колына әверелә. Урын күп, шыплап тутыр гына. Киңәш: Тауар арбасы урынына кәрҗин алыгыз (бигрәк тә бер-ике ашамлык кына алырга керсәгез).

Җиләк-җимеш һәм чәчәк «күргәзмәсе» Супермаркетка керә-керешкә чәчәкләр исе борынны кытыклый, тиз арада күзне кызыктыра, аңны томалый. Шулай итеп, аларны сатып алырга мәҗбүр итәсе дә юк. Киңәш: Бу чәчәкләргә сокланыгыз, ләкин артык мөккибән китмәгез!

Сөт ризыклары – иң соңгы бүлектә. Күп вакыт сөт ризыкларын супермаркетларның иң соңгы бүлекләренә урнаштыралар. Ә бит алар – иң киң кулланылыштагы ризыклар. Сөт ризыкларына кадәр барып җиткәнче, сатып алучының күзе башка әйберләргә дә төшәчәк. Кызыктырган тауарлар арбаны тутырачак! Киңәш: Әгәр дә сезгә сөт кирәк икән, ул сатыла торган урынга кыска юл белән барыгыз!

«Свежий» ашамлыклар. Һәрбер супермаркетта яшелчә һәм җиләк-җимешләр ялтырап тора. Су сиптергән очракта тизрәк бозылуларын белсәләр дә, аларны еш кына чылаталар. Ни өчен? Чөнки сатып алучы яңа гына китерелгән ашамлыкларны алырга ярата, ә баш миендә «яңа» сүзе «ялтырап торган», «чиста өслекле» сүзләре белән бер рәттә тора. Киңәш: Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне игътибар белән тикшерергә онытмагыз. Сөртелгән һәм чылатылган өслек ашамлыкның каралган һәм бозылган җирләрен яшерә алмый.

Тар рәт аралары һәм талгын музыка. Игътибар итсәгез, кибетләрдә рәт аралары бик тар. Моның хәйләсе – сатып алучыларны акрын хәрәкәт иттерүдә. Бу вазифаны талгын музыка да үти. Сатып алучы акрын хәрәкәт иткәндә еш туктый, ә талгын музыка тәэсирендә йомшый һәм күз ялганына тиз бирелә. Киңәш: Кибеткә кеше күп вакытта керегез. Бу очракта сез кирәк-яракны алып, тиз генә ыгы-зыгылы кибеттән чыгып китәрсез. Яки колакча ярдәмендә анда үзегезнең музыкагызны тыңлап йө- регез.

Бүләккә яки бушка Сезнең берәр яңа тәмтом татып карыйсыгыз киләме? Супермаркетларда аларны бушка авыз итеп карау мөмкинлеге бар. Бушка килгән ашамлык кеше аңында һәрвакыт бүләк кебек кабул ителә. Җавап итеп, сатып алучы кызык өчен бу ашамлыкны кибет киштәсеннән тауар буларак сатып ала. Бу хәйләгә бирелмәгез! Киңәш: Исегездә тотыгыз: бушка килгән ашамлыклар бүләк түгел, ә хәйлә. Һәм сез беркемгә дә бурычлы түгелсез.

Күз кая төшә? Кыйммәт бәядәге тауарларны һәрвакыт күз тигезлегендәге киштәләргә куялар. Бу – бик акыллы хәйлә. Бу тауарлар балаларны җәлеп иттерү өчен еш кына аскы киштәләргә урнаштырыла. Киңәш: Күзгә ташланган һәр әйбер файдалы түгел.

Касса янында бетмәс чират. Сезгә теләсә кайсы супермаркетта касса янындагы чират гомерлек кебек тоелмыймы? Кешеләр бик күп җыелсалар да, кассирлар бер вакытта да җитми. Бу чираттагы хәйлә: сезне шоколад, газета-журнал, дисклар һәм башка вак ашамлыклар янында озаграк бастырып тоту. Бу вакытта сезнең ашыйсыгыз яки эчәсегез килә башлый. Һәм сез, әлбәттә, янда гына торган киштәдән берәр тәм-том аласыз. Киңәш: Киштәдә торган журналны алып укыгыз, ә чиратыгыз җиткәч, кире урынына куегыз.

Источник информации: Диләрә Батршина