20 сентября 2015
Gunaydin, Merhaba, Hoş geldiniz

Без, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегененң 4 курс студентлары, күптән түгел Төркиядән кайттык. Юныс Әмре институты оештырган бу курсларда 1 ай төрек теле өйрәндек, белем тупладык, яна дуслар таптык. Узебез алган тәэсирләрне башкаларга  да җиткерү мксатыннан, беренче курс студентлары белән очрашу уздырырга карар кылдык.  Очрашуны  Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Ә.Ш.Юсупова башлап җибәрде. Ул 2015 ел – Юныс Әмренең 775 еллык юбилей елы булуны, Төркиядә Юныс Әмре исеме белән аталган институт, дөньянын төрле кыйтгаларында мәркәзләр ачып, теләгән һәр кешегә төрек теле өйрәтү, төрек мәдәнияте белән таныштыру эшен алып баруы турында сөйләде.  Шуннан соң сүз остазыбыз, татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы  Хатыйп абый Миңнегуловка бирелде. Х.Й.Миңнегулов  төрек һәм татар  әдәбияты, Юныс Әмре шигърияте турында бик кызыклы чыгыш ясады, Юныс Әмре әсәрләреннән үрнәкләр белән таныштырды.  

Очрашуга кунак итеп  Юныс Әмре институтының Казандагы үзәге директоры Ихсан бәй Демирбаш һәм бу үзәкнең координаторы  Эльмира ханым Хәбибуллина да чакырылган иде.  Ихсан бәйнең Юныс Әмре институты  эшчәнлеге турындагы чыгышы студентларда зур кызыксыну уятты.

Чараның төп максаты – без укыган үзәкләр турында күбрәк мәгълүмат биреп, бу мәркәзләрне таныту иде. Без  үзебез яшәгән шәһәрләр, укыткан укытучыларыбыз, төрек мәдәнияте, төрек ашлары, Төркиянең гүзәл җирләре, төрек җырлары һәм биюләре,  истәлекле урыннары белән таныштырдык, кызыклы видео һәм презентацияләр кулланып, чыгышлар ясадык.  Беренче курс студентларына бу очрашу бик ошады. Алар да төрек теле өйрәнергә, Төркиягә барып, белемнәрен тагын да арттырырга теләп, чарадан таралаштылар. Ә без бу мөмкинлекне безгә тудырган барлык укытучыларыбыга, институт директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Шәүкәт кызы Юсуповага, төрек теле укытучыбыз Рәсим Рәхимҗан улы Хөснетдиновка, Төркиядәге һәм Казандагы Юынс Әмре институты җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Төркиям, күрешкәнчегә кадәр! ;)

Источник информации: Алинә Хәйруллина 4 курс