18 сентября 2015
"Татар кызы – 2015"

14 сентябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар кызы – 2015” федераль бәйгесенең Татарстан Республикасы туры узды. Анда Татарстан районнарыннан һәм Казан югары уку йортларыннан 11 кыз катнашты. Бу бәйгедә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә интерьер дизайны белгечлеге буенча белем алучы II курс студенты Айзилә Нурмөхәммәтова да катнашты һәм призлы урынга лаек булды. Айзиләне бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба укуында һәм иҗатында зур уңышлар телибез.

Источник информации: Алинә Әсхадуллина