18 сентября 2015
Йолдызлы кунак

16 сентябрь көнне “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең яңа уку елында тәүге җыелышы булып узды. Әллүкичеләребез яңа көчләр, яңа идеяләр, зур планнар белән җиң сызганып эшкә керешергә әзер булуларын белдерделәр. Һәркемнең дә йөзендә елмаю, бәхет чаткылары чагыла. Түгәрәк өстәл артына җыелып, “каләмдәшләр”, дуслар белән аралашу, фикер алышу нинди бәхет бит! “Әллүки” утырышында тәҗрибәле “аксакал” әллүкичеләр белән беррәттән, яшьләр – беренче курс студентлары да бар иде. Мәйданга яңа буын, дәвамчыларның килүе зур сөенеч. Бу турыда “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Халисә Ширмән дә әйтеп узды. Кичәне берләшмәнең старостасы Йолдыз Хөрмәтуллина һәрвакыттагыча күңелле, кызыклы итеп алып барды. Әлеге очрашу яңа танышулар белән генә түгел, көтелмәгән “сюрприз” - кунак килүе белән дә истә калды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы режиссер Нурания Җамали “Әллүки”нең күптәнге танышы, дусты. Профессиональ режиссер буларак, Нурания апа кино, театр сәнгате серләре белән уртаклашты, үзенең истәлекләрен, кызыклы хатирәләрен яратып сөйләде. Хәзерге чорда поэзия, проза, драмматургиянең тоткан урыны, яшь буынның иҗатка карашы һәм башка күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. Нурания апа яшьләргә китапларны күбрәк укырга, театр сәнгате белән кызыксынырга киңәш итте. Әлеге очрашу барышында һәр кеше үзе өчен файдалы мәгълүмат алгандыр дип ышанасы килә. Кичәдән җылы хисләр белән, күтәренке кәефтә таралыштык. Алда безне яңадан-яңа очрашулар, кызыклы танышулар, иҗат дөньясы көтә. Әллүкичеләр, бергә булыйк!

Источник информации: Ләйсән Исмәгыйлева