17 сентября 2015
Укытучы кулындагы стакан...

Профессор дәресен башлар алдыннан кулына стакан алды. Анда бераз гына су бар иде. Укытучы стаканын барлык студентлар да күрерлек итеп күтәрде һәм соравын яңгыратты:

- Ничек уйлыйсыз, бу стаканның авырлыгы күпме?

- 50 грамм, 100 грамм, 125 грамм, – дип җавап бирде студентлар.

- Үлчәп карамыйча, аны мин дә белә алмаячакмын, – диде профессор.

– Минем соравым шундый: әгәр мин аны хәзерге кебек берничә минут буе тотып торсам, ни булачак?

- Берни дә булмаячак.

- Ярар, ә әгәр мин аны бер сәгать буе тотып торсам?

- Сезнең кулыгыз оеячак, мускулларыгызның эшчәнлеге бозылачак һәм паралич булуы мөмкин. Сезгә хастәханәгә барырга туры килер иде...

- Бик әйбәт. Без әле бу темага сөйләшкән арада стаканның авырлыгы үзгәрдеме? – дип сорады профессор.

- Юк.

- Алайса кулны ни авырттыра һәм мускулларның эшчәнлеген нәрсә бозачак соң? Студентлар аптырашта калды.

- Югарыда әйтелгәннәрне булдырмас өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип, профессор яңадан сорау бирде.

- Стаканны өстәлгә куегыз, – дип җавап кайтарды бер студент.

- Дөрес! – диде укытучы. – Тормыш проблемалары белән дә шулай. Алар турында берничә минут кына уйласаң да, бу уйлар шунда ук сине эзәрлекли башлый. Тагын да күбрәк уйлансаң, алар үзләрен ныграк сиздерә. Уйлауны һаман дәвам итсәң, проблемалар сине параличлый һәм син моның белән берни дә эшли алмаячаксың. Тормыш проблемалары турында уйлау бик мөһим, ләкин аларны тиешле урынына: көн азагына, икенче көнгә һәм башка вакыткарак алып куя белү күпкә мөһимрәк. Шул очракта син арымаячаксың, һәр таңны көчле һәм саф булып каршылаячаксың. Алай гына да түгел, синең янәшәңдә булган һәр проблема белән идарә итү мөмкинлегең туачак.

Источник информации: «Darelfөnүn» газетасы