17 сентября 2015
Особое детство фотобәйгесе

«Забота» инвалид-балаларның ата-аналары җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкиле һәм Татарстан Республикасы Фотографлар Берлеге «Особое детство» дип исемләнгән фотобәйге игълан итә.

Әлеге бәйге инвалид балаларга һәм аларның тормыш мәшәкатьләренә игътибарны арттыруга, проблемаларын хәл итәргә булышуга юнәлдерелгән. Фотопроект балаларның көндәлек тормышын: авыру белән көрәшү, бертуктаусыз авырту хисен тою, җиңүләрне күрсәтәчәк. Фотобәйгегә җибәрелгән иң яхшы эшләр «Особое дество» фотокүргәзмәсенә һәм республикабызның төрле мәйданнарында урын алачак.

Бәйгегә түбәндәге номинацияләргә туры килә торган эшләр җибәрергә мөмкин:

— «Не лишние дети?», «Никому не нужны?» — ялгызлыкта, әйләнә-тирә мөхит белән аралашудан мәхрүм балалар тормышын сурәтли торган фотолар.

— «Преодолевая преграды» — транспортта йөрү вакытында туган авырлыкларны сурәтли торган фотолар.

— «Инклюзивная школа» — балаларның уку процессын, аралашуда туган авырлыкларны сурәтли торган фотолар.

— «Борьба за жинь», «Добрый доктор», «Боль пройдет» — хастаханә, реабилитацион үзәкләрдә төшерелгән, туклану, беренче адым ясау, тренажерларда шөгыльләнүне сурәтли торган фотолар.

— «Радость, слезы и мечта», «Все краски за один миг», «Маленькая Вселенная» — балаларның төрле хис-кичерешләрен, борчуларын сурәтли торган фотолар.

— «Я могу!» — мөмкинлекләре чикләнгән балаларның зур уңышларга ирешүләрен сурәтли торган фотолар.

— «Равные возможности» — мөмкинлекләре чикләнгән балаларның йөзү, атта йөрү, төрле бәйгеләрдә катнашуларын, чыгыш ясауларын сурәтли торган фотолар.

— «Мамино тепло», «Мой дом», «А у нас дома» — балаларның гаиләсе кочагында төшкән фотолар

— «Счастье быть вместе», «Наши праздники», «Улыбка, дарящая жизнь» — зур чараларда, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә төшерелгән фотолар.

Фотобәйгегә эшләр 15 нче октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен, https://vk.com/zabota_rt?z=album-48565624_220503895 сылтамасы буенча кереп, альбомга фотоларны йөкләргә кирәк. Бәйге нәтиҗәләре 2015нче елның 1нче декабрендә ясалачак.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова