14 сентября 2015
Бездә зур кунак!

СОЦИАЛЬ-ФӘЛСӘФИ ФӘННӘР ҺӘМ ГАММӘВИ КОММУНИКАЦИЯ ИНСТИТУТЫна кунакка Татарстан Республикасының “ТАТМЕДИА” гаммәви коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Зарипов Айрат Ринатович килде. 
 “Безнең республикада көннән-көн яңа проектлар, кунаклар булып тора. Шуңа күрә, Аллага шөкер, журналистларыбызга эш җитәрлек.  Зур тизлек белән алга барган республиканың журналистлары да, бермә-бер күбрәк булырга тиеш, дип саныйм”, - белдерде “ТАТМЕДИА” җитәкчесе.

Айрат Ринатович журналистлыкка махсус укыган кеше генә чын журналист була ала диде. “Татмедиа”ның төп максатлары, бурычлары хакында сөйләгәннән соң, ул кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 
Студентлар рус телендә бастырылучы “Молодёжь Татарстана” газетасының ябылуы, һәм яшьләр өчен башка газета калмавына борчылуын белдерде. “Миңа калса, әлеге газетаны электрон форматта җитештерә башларга була. Ләкин менә шунысы бар: сезнең берегезнең дә аңа түләп языласы килмәячәк! Ә безгә акча күктән яумый, шуны онытмагыз”, - диде Айрат әфәнде. Әлеге сүзләрдән соң залда тынлык урнашты. Дөрестән дә, кулланучысы булмаган газетаның ни кирәге бар соң? Әгәр дә газетаны электрон вариантта чыгара башлыйлар икән – беренчедән, аны укыячак аудиторияне тупларга, моңа әзерләргә кирәк. Яшерен-батырын түгел, хәзерге көндә биш яшүсмернең берсе генә урамда бушлай таратыла торган газетаны алып укырга мөмкин. Шундый хакыйкать була торып, билгеле, җитәкчеләрнең бушка акча түгеп, журнал-газеталар бастырасы килмиячәк...


Источник информации: Лиана Мәрданова