11 сентября 2015
Ислам археологиясе Конгрессы турында берничә сүз.

10нчы сентябрь көнне КФУ ректоры Илшат Гафуров ИРСИКА Ислам тарихы, иҗаты һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Хәлит Эрен белән күреште.

Очрашу барышында ике як тарафыннан Ислам археологиясе Конгрессы һәм Казан университеты катнашырга тиешле чараларның үзенчәлекләре сөйләшенде. 

Искәртеп үтү кирәктер: Ислам археологиясе Конгрессы - төрки телле дөньяның иң зур һәм мөһим чарараларының берсе. Әлеге чара ел саен төрки халыклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә торган галимнәрдә зур кызыксыну уята. 2015нче елгы Конгресс археология, мәдәни байлыкларны, тарихны торгызуга багышлап уздырыла.

«Возрождение» республика фонды Татарстанда мондый юнәлештә эшләүче иң зур оешмаларның берсе санала. Алар Болгар, Свияжск җирлекләрендә казу-эзләнү эшләре белән шөгыльләнәләр. Нәкъ менә шуңа күрә, рәсми очрашу барышында, Конгресс секциясе эшчәнлеген Болгар җирлегендә уздыру мәсьәләсе хәл ителде.  

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов белдерүенчә, бүгенге көндә Конгрессның кайсы вакытта узачагы билгеләнгән. 2016нчы елның 17-18нче июнь көннәрендә КФУ үзендә Ислам археологиясе Конгрессы кунакларын каршы алачак.

Конгресста хәл ителәчәк иң төп мәсьәләләрнең берсе мөселман дөньясының мәдәни һәм тарихи байлыкларын саклау методлары һәм алымнары булачак. 

Источник информации: КФУның матбугат хезмәте (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)