10 сентября 2015
"Политсковородка" сайлау серләрен чишә.

Яңа уку елы дәресләр, лекцияләрдән генә тормый. Укуның беренче көннәреннән үк студентларны кызыклы түгәрәкләр, оешмалар һәм берләшмәләр каршы ала. Мәсәлән, 9 нчы сентябрь көнне Социаль -фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында «Политсковородка»клубының утырыш булып узды. Утырыш көн кадагында булган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - "Сайлау көне" уңаеннан уздырылды.

Утырышка КФУның социаль-тәрбия мәьәләләре буенча проректор Ариф Межведилов, Казан Дәүләт Думасының комияясиләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Будкин, «Лига студентов РТ» президенты Элькин Искәндәров, Политология кафедрасы мөдире, профессор Олег Зазнаев та килгәннәр иде.

«Безнең бәхәсләр клубында һәрвакыт иң кызыклы һәм актуаль темаларга бәхәсләр алып барыла», - дип белдерде О.Зазнаев. Клуб вәкилләренең сүзләренә караганңа, утырышларның максаты - сайлауларга, илдәге сәясәткә игътибар юнәлтү, гражданлык позициясен арттыру.
«День выборов» дип исемләнгән рәсми уен вакытында клуб катнашучылары сайлаулар һәм сайлау системасы турындагы төрле сорауларга җаваплар бирәләр.  

«Политсковородка» клубы президенты Айгөл Зарипова әйтүенчә, рәсми уеннар уйлап чыгарылган ситуацияләрне хәл итү юлы аша студентларны көндәлек тормышка, сайлау вакытында барлыкка килергә мөмкин булган хәлләргә, авырылкларга әзерли. 
Уен азагында иң яхшы, иң актив катнашучыларны билгелиләр. Соңгы утырыш вакытында исә иң яхшы спикер исеменә Политология кафедрасының 4 нче курс студенты Андрей Денисов лаек булды.

«Политсковородка» бәхәсләр клубы Казан федераль университеты диварлары кысаларынңда 2012 нче елдан бирле эшләп килә. Клубны оешыручы ролендә Политология кафедрасы чыгыш ясый. 

Источник информации: КФУның матбугат хезмәте (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)