09 сентября 2015
Иран - серле дә, гаҗәеп тә

Сәяхәт – кешене гомере дәвамында озатып йөриячәк алыштыргысыз тәҗрибә һәм белем ул. Бөек Лао-Цзы: «Мең чакрымлык юл бер адымнан башлана», – дип әйтеп калдырган. Шәхес үсеше өчен дә нәкъ менә шул адым кирәк. Шулай да, сәфәргә чыкканчы, чит илләр-җирләр турында билгеле бер күзаллау тудыру кирәк. Бу максаттан, без бүген сезне Иран дигән серле ил белән якыннанрак танышырга чакырабыз.

Тарихка күз салсак... Иран Ислам Республикасы – безнең өчен шактый серле, та­ ныш түгел, әмма, шуның белән беррәттән, үзенә чакырып, дә­ шеп торучы ил. Без аның турын­ да нәрсә беләбез соң? Биредә дөньядагы нефть запасының 60 % саклана, җирле халыкның якын­ ча 70 % әле 30 яшькә җитмәгән. Кемдер иранлыларны гарәпләр, дип уйлый. Чынлыкта исә алар – фарсылар. Иранлылар үзләренең Бөек Фарсы империясе варисла­ ры булулары белән горурланып яши. Иран без, татарлар өчен, бөтенләй үк чит-ят дәүләт түгел. Тарихчылар исәпләвенчә, борын­ гы бабаларыбыз – төркиләр – Иран белән мөнәсәбәтләрне VI гасыр башында ук урнашты­ ра. Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәннән соң исә, мөнәсәбәтләр тагын да ныгый төшә. Борынгы галимнәребез Иранның төрле шәһәрләренә барып, белем эстәп кайта тор­ ган булганнар. XI йөздә яшәгән Иран тарихчысы Әбел-Фазыл Бәйһакый 1025 елда Болгар хөкемдары Әбу Исхак Ибраһим бине Мөхәммәднең Нишапур өлкәсенә ике мәчет төзетерлек акча җибәрүе турында язып калдырган. Төркиләрнең уртак әдәби мирасы булып санал­ ган Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләрнең күбесе фар­ сы әдәбияты үрнәгендә язылган. Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е, Харәзминең «Мә­ хәббәтнамә»се нәкъ менә шулар рәтендә. Күтәрелеш чоры санал­ ган ХХ йөз башында да татар­ ларда Шәрык, шул исәптән Иран белән кызыксыну арта. Борын­ гы бабаларыбызның фарсылар белән аралашып яшәве телебездә дә чагылыш таба. Чөнки татар теле составында фарсы теленнән кергән сүзләр шактый. 

Татлы әфлисуннар иле тагын кайсы без белмәгән үзенчәлекләре белән дан тота соң иранлылар? Баксаң, алар ике мең ярым ел дәвамында дөньядагы иң шәп келәм тукучылар булып та­ нылган. Биредәге халык ил буйлап кечкенә автобусларда хәрәкәт итә; гаиләләре белән кичке намазга йөри; Фирдәүси, Сәйяди, Хайям, Ха­физи кебек бөек шагыйрьләренең әсәрләрен укырга, тыңларга һәм сөйләргә ярата. Биредә иң татлы әфлисуннар, тәмле йөзем һәм ис­ киткеч зур анар җимешләре үсә

Источник информации: Ләйсән Исхакова