07 сентября 2015
Гадәти булмаган ай тотылу

28 нче сентябрьдә Татарстанлылар суперай тотылуны күзәтә алачак.

 

Белешмә өчен. «Суперай» төшенчәсе тулы айның Җиргә иң максималь якын аралыгын аңлату өчен кулланыла. Бу ераклыкны икенче төрле перигея дип тә атыйлар. Быел иярченнең мондый урнашуы айның тулы тотылуы белән туры килә.

Көзнең иң мөһим астрономик вакыйгасы турында Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков шуны хәбәр итте:

«28 нче сентябрьдә булачак күренешне суперай дип атау дөреслеккә туры килми. Тулган ай иярчен орбитасының перигеясы белән туры килгәндә, бу күк җисеме үзенең уртача зурлыгыннан – 7%ка, ә иң кечкенә зурлыгыннан 14%ка зуррак булып күренә. Бу очракта исә җир иярчене перигеядә булмаячак. Нәкъ менә айның тулы тотылуы шулкадәр кызыксыну уята да инде. Фәнни аңлатуда аны елга берничә мәртәбә күреп булса да, фактик яктан – берничә елга бер тапкыр гына, чөнки Җирнең ярты ягында көн булганда, икенчесендә – төн, ә һава торышы шартлары һәрвакыт та уңайлы түгел.» 

Галим әйтүенчә, ай тотылуны таң алдыннан сәгать 4ләр тирәсендә күзәтергә була. Максималь фазасын сәгать 6лар тирәсендә Ай батышына 10 минут кала күрергә мөмкин. 

Источник информации: Наталья Дорошкевич (Руфинә Габдрахманова тәрҗемәсе)