07 сентября 2015
Безнең горурлык

Уку елының беренче атнасы гына булса да, Л. Толстой исемендэге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кызыклы очрашулар үткәрелә дә башлады. Бу чаралар яңа уку елы башлануга  нисбәтле иде. Беренче курс студентларын котларга, аларга Казан федераль университеты студенты булуның дәрәҗәсен һәм җаваплылыгын, студент еллераының кадерен белергә кирәклекне җылы, матур әңгәмә аша белдерергә Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең элеккеге студенты Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин килде.

Р.К.Әхмәтшин – Татарстан Республикасының премьер министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Кайгыртучанлык Советы әгъзасы, юридик фәннәр кандидаты, генерал-майор.

Институтның Актлар залында узган очрашуны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры филологя фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов алып барды.  Рәдиф Рифкатович башта кунак белән таныштырды, студентларга Равил Кәлимулла улының торыш юлын сөйләде. Аннары кунакка сүз бирелде. Равил Кәлимулла улы үз чыгышын студент елларын искә төшерүдән башлады, укытучылары, сабакташлары турында җылы сүзләрен әйтте. Чыгышның икенче өлеше Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге эшчәнлегенә багышланган иде. Чыгышта Мәскәүдәге татарлар тормышыннан бик күп мәгълүмат бирелде, вәкиллек үткәргән чаралар тәвсилләп сөйләнелде. Мәскәүдә яшәп, зур дәрәҗәләргә ирешкән милләттәшләребез, якташларыбыз турында ишетү студентлар өчен бигрәк тә кызыклы булды.

Р.К.Әхмәтшинның чыгышын зал бик җылы кабул итте. Укытучылар, студентлар бик күп сораулар бирделәр. Сораулар кунакның студент еллары, туган ягы, Мәскәүдәге эшчэнлеге белән бәйле иде.

Соныннан күмәк фотога төшү булды.